Сибайдә үткән “Урал аръягы – 2018” икътисади форум малтабарлыкны үстерү өчен уңайлы инвестиция шартлары тудыруга багышланды.
Төбәкне социаль-икътисади үстерү юнәлешендә мөһим әһәмияткә ия чарада республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Ырынбур өлкәсе губернаторы Юрий Берг, федераль һәм республика власте вәкилләре, Дәүләт думасы, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, эре һәм кече бизнес предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. Форумда берничә инвестиция килешүенә кул куелды. Пленар утырышта Рөстәм Хәмитов чыгыш ясады.
Башкортстан – Русиянең тотрыклы икътисадлы һәм бюджетлы, ныклы, уңышлы субъекты. Соңгы елларда республикадагы бик күп төп күрсәткечләр илдәге уртача саннардан югарырак, без инвестиция җәлеп итү хәвеф минималь булган төбәкләр төркеменә карыйбыз. Барлык социаль бурычлар да тулы күләмдә үтәлә. Ел саен тулай төбәк продукты, сәнәгать, авыл хуҗалыгы җитештерүе арта бара. 2010 ел белән чагыштырганда, тулай төбәк продукты – 20 процентка, сәнәгать һәм инвестицияләр – өчтән бергә, аграр