Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Йолдызлар янына, биеккә!

Стәрлетамак шәһәренең 31нче мәктәбе 1 миллион сумлык грантка ия булды.

31нче мәктәп – Стәрлетамактагы иң зур урта гомуми белем бирү уку йортларының берсе. 1992 елда нигез салынган мәктәптә бүген 46 сыйныфта 1232 бала белем ала. Соңгы өч елда ул шәһәр олимпиадалары нәтиҗәләре буенча ­– 5нче урында. Чыгарылыш сыйныф укучыларының 92 проценты ел да югары уку йортларына керә. Туган телләрне укыту да югары дәрәҗәдә. Гөлшат Мансурова 2016 елда татар теле һәм әдәбияты буенча республиканың “Ел укытучысы” исемен яулады.

Аэрокосмик сыйныфта укыйсыгыз киләме? Стәрлетамак шәһәренең 31нче мәктәбенә рәхим итегез! Быел бу уку йортында 10нчы сыйныфларның берсендә шундый сыйныф оештырылган. Бу идея ничек барлыкка килгән соң? Өстәвенә, мәктәп Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы быел февраль аенда игълан иткән конкурста “Мәгарифне үстерү” дәүләт программасы чикләрендә “Табигать фәннәре һәм инженер-математик белем бирүдә инновацияләр” лотында җиңеп чыккан. Бүләге дә зурдан: грант күләме – 1 миллион сум. Шунысын да әйтергә кирәк: 700 гаризадан нибары 65е генә уңай җавап алган.

Аэрокосмик сыйныф оештыру һәм грант оту үзара тыгыз бәйләнгән. Директор Светлана Битунова әйтүенчә, мәктәптә электән үк төгәл фәннәргә, инновацион программаларга аерым игътибар бирелә. Укучылар Ю. А. Гагарин исемендәге кубокка республика олимпиадасында төгәл фәннәр буенча даими катнаша. Мәгълүмат технологияләре, техник алгарыш чорында шунсыз мөмкин дә түгел. Яңа чор яңа кешеләр таләп итә. Җәмгыятькә белемле, мөстәкыйль карарлар кабул итә белүче, мобиль, ил язмышы өчен җаваплылык тоючы кешеләр кирәк. Аэрокосмос һәм инженерия юнәлешен сайлау идеясе исә мәктәптә үткән күпсанлы очрашулар вакытында туган. Актив укытучылар коллективы, бай экспозицияле музее, илкүләм вебинарлар үткәрерлек матди-техник мөмкинлекләре булган мәктәптә космонавтлар, очучылар – еш кунак. Мәсәлән, апрельдә очучылар Валир Садыйков, Олег Тюренков, Роман Насыйров, Эмма Тульвинская, Сергей Наумов, Радик Тукаев, Үтәҗиңел авиация федерациясе вице-президенты Сергей Миңнегулов, Урал Солтанов исемендәге халыкара аэрокосмик мәктәпкә нигез салучы, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Вячеслав Аброщенко белән очрашулар укучыларда зур кызыксыну уяткан. Мәскәүдәге “Урыс витязьлары” хәйрия фонды быел мәктәп китапханәсенә авиация һәм космоска багышланган биш дистәләп сирәк китап та бүләк иткән.

Мәктәптәге Стәрле­та­мак шәһәре мәгариф тарихы музее аеруча игътибарга лаек. Николай патша заманындагы грамоталардан башлап, совет чорындагы дә-рес­лекләр, фото, документлар, элекке парталар, мәк­тәп формасы үрнәкләре – биредә шәһәр мәгарифе тарихы буенча шактый экспонат тупланган. Иң үзенчә­леклесе – Стәрлетамак шә­һәренең космоста “кунакта” булган байрагы. Андый байраклар илдә Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта гына бар икән. Кунаклар кул куй­ган китапта космонавтлар, очучыларның җылы теләк­ләрен һәм шәхси имзаларын күрергә мөмкин. География укытучысы Ольга Алиеваның Урыс география җәмгыятенең Стәрле­тамак бүлеге рәисе булуы да авиация өлкәсендәге билгеле шәхесләр белән элемтә булдыруда ярдәмгә килгән. Нәтиҗәдә, уртак тырышлык белән, мәктәп тәкъдим иткән концепция грантка лаек дип табылган.

Мәктәп шулай ук үзенең бюджеттан тыш акчасын тотыначак, төбәк бюджеты да булышлык күрсәтәчәк.

– Стәрлетамак шәһәре хакимияте башлыгы Владимир Куликовның, мәга­риф бүлеге начальнигы Җиһангир Ишбаевның ярдәмен, игътибарын тоеп эшлибез, – ди Светлана Борисовна.

Ә максат бер – сәләтле укучыларны ачыклап, аларда инженер профессиясенә, аэрокосмик өлкәгә кызыксыну уяту. Яңа уку елын­нан аэрокосмик юнә­лештәге сыйныф 5нче сыйныф­лар­ның берсендә оештырылачак. Аңа эләгү өчен математикадан тест бирергә, психологик сынау үтәргә кирәк. Сыйныфта бердәм форма каралган, ул Хәрби-Һава көчләренең офис формасы рәвешендә булачак. Дәресләрдән тыш, укучылар сызым, астрономия, авиа­модельләштерү, робототехника буенча шөгыльлә­нәчәк. Мәктәп обсерваториясе булдырылган да инде.

Шулай ук запастагы очучы-офицерлар белән очрашулар, Первушино, Уфа аэро­портларына, планетарийга, Звездный шәһәрен­дәге Космонавтлар әзер­ләү үзәгенә, авиасалоннарга экскурсияләр һәм башка чаралар планлаштырылган. Урал Солтанов исемендәге халыкара аэрокосмик мәк­тәп, УДАТУ, Санкт-Петербург аэрокосмик приборлар төзү дәүләт университеты, М. Акмулла исемендәге БДПУ, БДУның Стәрле­тамак филиалы, Русия Космонавтика федерациясенең Башкортстан төбәк бүлеге, Урыс география җәмгыяте, “Салют” лагеры, Балалар техник иҗат үзәге белән дә бәйләнешләр булдырылачак.

Бүгенге балалар – бик мәгълүматлы, алар Интернетта балык урынына йөзә, һәртөрле яңалыклардан хәбәрдар. Ольга Петровна әйтүенчә, укытучы үз өс-тендә эшләгәндә, эшкә иҗа­ди караганда гына укучыларны үз артыннан ияртә ала.

Апрель башында 31нче мәктәп укучылары Балалар техник иҗат үзәге белән берлектә – Бөтенрусия проектында ­“Игътибар! Сезне иярчен төшерә!” ди­гән космик фотосессиядә катнашкан. Быел җәй Халыкара космик станция үзе-нең 20 еллыгын билге­ләячәк. Проектта, Стәр­ле­тамак шәһә­рен­нән тыш, Циолковский, Якутск, Железногорск, Венев, Ереван һәм башка шәһәрләр катнашкан. Космостан фотога төшерү өчен ак фонда биеклеге – 10, киңлеге 1,5 метр зурлыктагы кара хәрефләр белән “МКС – 20” дип язарга кирәк булган. 31нче мәктәпнең 10нчы аэрокосмик сыйныфы аны футбол мәйданы­на язган. Моның өчен арматура, 100 метр кара тукыма, 3 сәгать вакыт сарыф ителгән. Фотолар шулай ук квадрокоптер яр­дәмендә кош очар биек­лектән, ягъни 35 метр югарылыктан төшерелгән.

– Аэрокосмик сыйныф җитәкчесе Исмәгыйль Мө­хәм­мәтов әйтүенчә, сыйныфта бик көчле балалар тупланган. Мисалга, Аделина Килмәтова быел А. Можайский исемендәге авиация һәм һавада очу тарихы буенча XV халыкара олимпадада җиңеп чыккан. Сәләтле кызның туганнары арасында хәрбиләр күп. Аделина, БДИны уңышлы тапшырып, югары уку йортына керү максаты куйган. Инновацион сыйныфта уку аңа уй-хыялларына ире­шергә ярдәм итәр, дип ышана.

Шулай итеп, стәрле­та­маклылар зур максатлар куеп эшли, заман белән бергә атлый. Күзләре җиргә генә түгел, биеккә, йолдызларга да төбәлгән. Зур максат куючылар гына зур нәтиҗәләргә ирешә. Аларга уңышлар телибез.

Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА.

Стәрлетамак шәһәре.