Куергазы районының Шәбагыш урта гомуми белем бирү мәктәбе Пушкин музее белән Башкортстанда гына түгел, ил күләмендә дә данлыклы. Мәктәп алдында Александр Пушкинның буй үлчәме зурлыгында республикада бердәнбер һәйкәл дә урнашкан. Гадәттәгечә, июньнең тәүге атнасында — бөек урыс классигының туган көнендә — бу һәйкәл гөлләмәләргә күмелә. Пушкинның мәшһүр әсәрләре үрнәге, байтак документлар тупланган музей тагын да җанлана, үзенә тарта...
Киләсе елда Шәбагышта Пушкин музее оештырылуга 40 ел тула. Зур чарага мәктәптә генә түгел, район күләмендә дә әзерләнәләр. Шушы вакыт дәвамында биредә элекке СССРның барлык союздаш республикаларыннан да кунаклар, туристлар килгәне теркәлгән. Махсус альбомдагы мәгълүматларга караганда, Пушкин поэзиясен яратучы 200 меңнән күбрәк кеше биредә булулары хакында җылы тәэссоратларын калдырган. Мәктәп музее җитәкчесе Рәфыйк Әминев Пушкин эзләре буйлап Шәбагышка Германия, Корея, Болгария, Англия һәм Төркиядән дистәләрчә кунакның килүен горурланып сөйли. — Пушкин