Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен тынгысыз да, бик мөһим дә чор дәвам итә.
Бу көннәрдә имтихан тапшыручы кызларны һәм егетләрне, бигрәк тә, аларның әти-әниләрен борчыган сораулар байтак. Русиянең Фән һәм мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов белән кайнар элемтә вакытында БДИга кагылышлы мөһим сораулар яңгырады.
— Әгәр укучы БДИны тиешле балларга тапшыра алмаса, балларны яхшырту өчен аны тагын бирә аламы? — БДИда мәҗбүри фәннәр буенча, ягъни математиканың база дәрәҗәсе һәм урыс теленнән тиешле баллар җыя алмаган очракта, имтиханны быел тагын бер тапкыр резерв көннәрдә тапшырырга мөмкин. Әгәр анда да уңышлы чыкмаса, сентябрьдә янә үзеңне сынап карарга була. Сайлаган фәннәр буенча имтиханны кабаттан бер елдан соң гына тапшырырга мөмкин. — БДИ баллары аттестаттагы билгегә йогынты ясаячакмы? — БДИ нәтиҗәләре аттестаттагы билгегә йогынты ясамый. Тик мәҗбүри фәннәрдән — математика белән урыс теленнән — минималь балл җыя алмаган укучы аттестат алалмаяч