Уфа “Нур” татар дәүләт театрының тавыш режиссеры Рәфис Хаҗиев тамашачы күзенә чалынмаган хезмәтләр белән таныштыра.
Театр — олы, катлаулы, серле механизм. Аның эшчәнлеген көйләү, дөрес оештыру эшенә төрле көчләр җәлеп ителгән. Кемдер театрның яшәешен һәм үсешен — актерларга, икенче берәүләр җитәкчеләргә бәйли. Актерны сәхнәгә чыгарып, аның тамашачы белән бәйләнешен булдыручы, җитәкчеләрнең уй-ниятләрен тормышка ашыручы “яшерен” хезмәтләр дә бар театрда. Аларның исеме телгә алынмый, зур сәхнәләрдән игълан ителми, афишаларда сирәк чагыла. Тик аларсыз — ут, тавыш, декорация һәм башка төр техник тәэминат өчен җавап бирүчеләрсез театрның тормышын күз алдына да китереп булмый.
Гәзитебезнең бүгенге кунагы — Уфа “Нур” татар дәүләт театрында ул ачылган көннән үк диярлек эшләүче тавыш режиссеры Рәфис Хаҗиев. Рәфис Рәҗәп улыннан һөнәри серләре белән уртаклашуны үтендек.
Хыяллар...
Тавыш режиссеры булу — балачак хыялы, дип әйтә алмыйм. Тик бәләкәйдән радиотапшырулар, спектакльләр тыңлаганда, аларның музыкаль бизәлеше кызыксындыра иде. “Бу музыканы ничек туры китерделәр, ничек сайладылар икән?” — дип тыңлый идем.
Бәләкәй чакта физкультура яисә рәсем укытучысы булырга хыялландым. Спорт белән шөгыльләнә идем, рәсем ясау, стена гәзитләре чыгару, плакатлар төшерү дә бик ошый иде. 1989 елда мәктәпне тәмамлагач, бу теләк мине Башкортстан дәүләт педагогия институтының сәнгать-графика факультетына алып килде. Ләкин мин конкурстан үтмәдем һәм һөнәрчелек училищесында төзүче һөнәрен үзләштердем. Аны тәмамлагач, төзелештә эшли башладым.
Юл башы
1992 елның язында сыйныфташым Илдар Хаҗиев (театрның әлеге директоры) Уфада “Нур” театры оештырылуы, анда сәхнә эшчеләре (машинист, декораторлар) кирәклеге турында әйтеп, мине эшкә чакырды. Мин, гомумән, театрны яратып өлгергән идем. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының бик күп спектакльләрен карап, шундый җирдә эшләү теләге бар иде. Шуңа күрә тәкъдимне кабул иттем һәм “Нур”да өлкән машинист булып эшли башладым. Ярты елдан тавыш операторы булып күчтем. 2003-09 елларда Башкортстан дәүләт педагогия университетында укып, югары белем алдым.
Театрның матди-техник базасы юк дәрәҗәсендә иде. Кассеталы магнитофоннар белән эшли башладык. Студия бөтенләй юк. 1992 елның көзендә Мәскәүгә автобус белән барып, аппаратура алып кайттык.
1994 елда композитор Рим Хәсәнов театрыбызның музыкаль җитәкчесе булып эшли башлады. Ул Уфада беренчеләрдән булып Мәскәүдән мини-дисклы проигрыватель алып кайтты. Бу безнең эшне күпкә җиңеләйтте, чөнки “Зөләйха”, “Адашкан күңел” кебек музыкаль яктан катлаулы спектакльләрне кассета, тасмалар ярдәмендә музыка белән бизәү читен була иде.
Заманалар үзгәрә
Әлеге вакытта тавыш операторы белгечлегенә, әйтик, Санкт-Петербургта, Мәскәүдә укып була (театр-сәнгать техник колледжы). Уфада да укыталар. Мин эшли башлаганда, андый уку йорты юк иде, шуңа күрә барысына да үземә төшенергә туры килде. Карап өйрәнер өчен Интернет та юк иде бит.
2000 елда “Нур” әлеге бинага күчкәч, яңа, заманча, уңайлы аппаратура белән эшли башладык. Заманга ияреп, техника да бик тиз үзгәрә. Аллаһка шөкер, без дә санлы аппаратурага күчтек. Эшем буенча бөтен һөнәри нечкәлекләргә дә өйрәнергә тырышам. 2000 елда Мәскәүдә укып кайттым, берничә тапкыр Уфада оештырылган осталык күтәрү курсларында укыдым, даими рәвештә Мәскәү белгечләре үткәргән семинарларга, осталык дәресләренә барырга тырышам.
Бар да мөһим
Сәхнәдә барган күренешләр бер мизгелгә дә тавыш операторының күз уңыннан ычкынырга тиеш түгел, чөнки кирәкле музыка, тавыш бирүгә сигналны актерлар сүз-реплика, хәрәкәт, хәтта күз карашы, ымлау белән дә аңлатырга мөмкин. Әлбәттә, бу тамашачыга сизелми. Кайчак артистлар музыка бирәсе вакытта репликасын әйтергә оныта яки аны икенче сүз белән алыштыра. Шундый вакытта пульт артында утыручы югалып калмыйча, кирәкле тавышны, музыканы биреп, спектакль дәвам итәргә тиеш.
Нык катлаулы, музыкасы күп булган, җыр-бию белән баетылган, күп микрофоннар кулланылган тамаша барышында оператор һәрвакыт киеренке халәттә була. Начар акустикалы залда артистларга ярдәм итәргә тырышам, моның үз нечкәлекләре бар (төрле микрофоннар куллану, аларны тамашачы күрмәслек итеп урнаштыру һ.б.). Бәхеткә, 26 ел эшләү дәверендә бер генә спектакльгә дә минем эшкә бәйле хилафлык килмәде.
Тавыш режиссеры эшеннән тыш, тәрҗемә системасын да көйлим, ягъни наушниклар ремонтлыйм, тәрҗемәнең яхшы яңгырашы өстендә эшлим.
Команда
Театрның тавыш өчен җавап бирүче командасы өч кешедән тора. Мин — тавыш буенча баш белгеч һәм ике тавыш операторы: Евгений Мөхәммәдиев белән Лилия Галиева. Барыбыз да сыйфатлы тавыш булдыру өчен тырышабыз. Бу спектакльләргә генә түгел, театрда үткән башка бик күп чараларга да (концертлар, әдәби кичәләр, конкурслар һ.б.) кагыла. Эшебез күп, бер-беребезгә ярдәм итеп, аңлашып, үзара килешеп эшлибез.
Өч ел элек ут белән тавыш цехын берләштерделәр, без бер бүлек булып киттек. Ут буенча рәссам Марина Запотылок, яктыртучылар Денис Нурмөхәммәтов, Марсель Харисов үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкара.
Сәхнәгә кую бүлегендә эшләүчеләрнең, гомумән, эш графигы чикләнмәгән. Без театрга иң беренче булып киләбез, иң соңгылар булып кайтып китәбез. Башта аппаратураның төзеклеген тикшерергә, әзерләргә, тыңлап карарга, ә соңыннан барысын да җыярга, сүндерергә, янә тикшерергә кирәк. Гомумән, әлеге бүлек исемнәре тамашачыга билгеле булмаган хезмәткәрләрдән тупланган. Аларның кырмыска кебек эшләве беркемгә дә күренми.
Театрыбызның сәхнәгә кую бүлеге хезмәткәрләре (барлыгы җиде цех) бик тату, дус яши. Барысы да тырыш, аларга үзе дә актив, мобиль, хезмәткәрләр өчен җан атып торучы Зәйтүн Заһидуллин җитәкчелек итә. Эштән китүчеләр аз, чөнки монда үз хезмәтен яраткан егетләр һәм кызлар эшли.
Көләргәме, еларгамы...
Эшләү дәверендә кызык та, кызганыч та хәлләр булгалады. Шуларның берсе 1995 елда булды. Башкаланың УМПО Мәдәният сараенда чыгыш ясарга тиеш идек. Спектакльгә аппаратураны әзерләп, тикшереп беткәч, сәхнәгә декорация куючы егетләргә ярдәм иттем. Шул арада кемдер кереп, музыка бирә торган проигрывательне (ул кечкенә әйбер) урлап чыгып киткән.
Шунда ук “Төнге шаяру” спектаклен куйганда, бер артист гитарада уйнап, җырларга тиеш иде. Ул үзе уйнамый да, җырламый да, фонограмма гына бара. Кулында — бутафор гитара. Җырларга вакыт җитте — фонограмма кабынмый гына бит, музыка да юк, җыр да юк! Ә артист көтә, мин кул ишарәсе белән аңлаткач, үзе ничек булдырды, шулай кылсыз гитарасын тотып, җырлап чыкты.
Күңелдә — сандугач моңы, чишмә җыры...
Тавышка игътибарлы булу гади тормышта да чагыла: кычкырып эндәшкәнне яратмыйм. Кайбер кешеләр ишетмәгән тавышларны тиз тоям. Моңсыз җырчыларны тыңлый алмыйм. Җырны бозып җырлаучылар да ачуны китерә. Табигать тавышлары (кошлар, бөҗәкләр, чишмә чылтыравы һ.б.) тыңларга яратам, аларны яздырып, спектакльләрдә кулланам. Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” спектаклен чыгарганда (2005 ел) яңа туган сабый елавын табалмадык. Икенче улымның тууына ике атна гына иде. Өйгә яздыру аппаратын алып кайтып, аның елавын көтеп алып, өлкән улым белән икәү яздырдык һәм спектакльдә кулландык.
Эш үзенчәлекләре
Эш өйгә дә кайта, чөнки, спектакльләрдән тыш, әдәби, иҗат кичәләрен, “Татар кызы” кебек төрле конкурсларны, музыкаль яктан бизәргә, язмаларга монтаж эш-ләргә туры килә. Шул сәбәпле, өйдә төннәр буе эшләп утырган чаклар да була. Кушылганча түгел, үземчә эшләргә яратам, кешегә ошасын дип тырышам.
Спектакльне эшләгәндә артистларның хезмәтенә битараф карый алмыйм. Килешмәгән чакта үз фикеремне режиссерга яисә артистларның үзләренә әйтәм. Максатыбыз бер бит!
Тавыш операторына мәҗлесләрдә, гаилә бәйрәмнәрендә дә эш “эләгеп” тора. Буш вакыт булса, ярдәм итәргә тырышам.
Һөнәрем музыка белән бәйле булгач, әлбәттә, җыр-моңны бик яратам. Өйдә дә, машинада да, эштә дә, ял иткәндә дә музыка тыңлыйм.
Гаилә
Гаиләм мине хупламаса, аңламаса, мөгаен, шул гомер театрда эшли алмас идем. Бик күп гастрольләрдә йөрергә туры килә. Эшебез үзенчәлекле — башкалар ял иткәндә дә эшлибез. Бу графикка күнегелгән, өйрәнелгән.
Тормыш иптәшем Рида Абрар кызы белән 22 ел яшибез. 2014 елда Йоматау авылында йорт бетереп кердек. Рида — һөнәре буенча укытучы, Башкортстанның мәгариф отличнигы. Үзе дә иҗади кеше булганга, эшемнең нечкәлек-ләрен белә, аңлый. Ул мәктәптә үткәргән төрле чаралар, кичәләрне еш кына музыкаль яктан бизим, сценарийларны да минем белән киңәшләшеп төзи. Гомумән, эшемдә ярдәм итә, ә мин аңа кулымнан килгәнчә булышам. Өлкән улыбыз Инсаф Уфа ягулык-энергетика колледжында укый. Музыкага битараф түгел — гитарада уйнарга ярата. Кечесе Рияз Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге республика музыкаль гимназия-интернатында 6нчы сыйныфны тәмамлады, гимназиянең тынлы оркестры составында тромбонда уйный.
Тумышым белән мин Бакалы районының Мостафа авылыннан. Әтием, Рәҗәп, гомере буе колхоз амбарында мөдир булып эшләде, кызганычка каршы, бер ел элек арабыздан китте. Әнием, Дамира, савучы булды. Без гаиләдә дүрт бала, мин — икенчесе. Әти-әниемә дөрес тәрбия биргән, намуслы хезмәт белән яшәргә өйрәткән өчен бик рәхмәтлемен.
Театрыбыз — үсештә!
Театрның үсеше, яшәеше мине беркайчан да битараф калдырмый, чөнки гомеремнең яртысы шунда үтте. Яшьлегем анда калды. Колективны бик яратам. 2001 елда мине Казанга Галиәсгар Камал театрына эшкә чакырганнар иде, җырчылар да үзләренә чакыргаладылар. Ләкин мин театрга тугры калдым. Бик яхшы җитәкчеләр белән эшләдем һәм эшлим. Директорыбыз Илдар Хаҗиевка, режиссерларыбыз Байрас Ибраһимов белән Илдар Вәлиевка, хезмәтемне күреп, югары бәяләгән өчен олы хөрмәтемне белдерәм. Театрыбыз үсә, аңа яңадан-яңа үзгәрешләр килә. Бүгенге көндә техник яклап төзекләндерү эшләре башланырга тора. Шуның өчен җиң сызганып бергә эшләргә дә эшләргә әле!
Айгөл Юлъякшина.
(Фото гаилә архивыннан).