Әнгам Атнабаев исемендәге премия лауреатлары туган төбәген данлый.
Бигрәк бай ул иҗат кешеләре дөньясы. Туган илен олылаучы, шәхесләрен хөрмәтләүче, данлаучы алар. Һәр төбәкнең үзенең генә бөек шагыйрьләре, данлы уллары, кызлары була. Җиребезне матурларга туган шундый шәхесләргә Тәтешле район советы президиумы карары нигезендә зур бүләк – Әнгам Атнабаев исемендәге премия бирелә башлады. Бүген бүләкләнүчеләр ике дистәгә җитте, кызганычка каршы, аларның җидесе бакыйлыкка күчте.
Хезмәт еллары М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында үткән Русиянең, Башкорт-станның халык артисткасы Зинира Атнабаева, Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхи-Биктаһирова Тәтешле данын еракларга тараткан якташларыбыз истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр.
Мәшһүр Салават Фәтхетдинов, ихтирамга лаек укучым Әри буендагы Аксәеттә үсеп, Казанда дан алды, Русиянең, Башкортстанның атказанган, Татарстанның халык артисты, М. Җәлил,
Г. Тукай премияләре лауреаты. Өч баласы, тормыш иптәше Ләйсән белән бәхетле ул.
Авылыбызның имам-хатыйбы, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдиннең Рәхмәт хатына лаек булган Мәгъдән Атнабаев – ата нигезен саклаган кеше. Хезмәт юлы мәктәптә, мәдәният йортында, технологик транспорт цехы җитәкчесе буларак үтте.
Биш китабы дөнья күргән игенче-шагыйрь Каһим Әүхәтовның хезмәтен күрә белделәр. Аның иҗат җимешләре 1967 елдан район гәзитендә, республика гәзит-журналларында чыга. Халыкчан шигырьләрендә игенче хезмәтенә, икмәккә дан җырлый, табигатьне сакларга чакыра.
“Әни булса, өебез җылы, кояшлы, тамагыбыз тук була торган иде. Әниемнең сөялләнеп беткән куллары җылысын тоеп яшәдем”, – ди торган иде Әнгам ага. Үзенең әнисе кебек, герой-ана Рәвия Ганиева шушы премиягә лаек булды.
Әнгам Атнабаевка терәк булган, мөлаем йөзле, татлы сүзле Сәвия Атнабаевага районның зур бүләген тапшырып дөрес эшләделәр. Ә. Атнабаев музеена ул бай материал бирде, юбилей кичәләренә авылга кайтып йөрде. Иренең туганнарын хөрмәтли белде.
Башкортстанның атказанган укытучысы Клара Байгазинаны хөрмәтлибез, зурлыйбыз. Туган якны өйрәнүче буларак, зур эш башкарды ул. Язучылар С. Сөләйманова, Ә. Маликов белән тыгыз элемтәдә яшәп, иҗат җимешләрен пропагандалады. Укытучы-тәрбияче булып эшләгән чагында СССР Мәгариф министрлыгының, мәгариф эшчеләренең профсоюз үзәк комитеты Почет грамоталарына лаек булды. Пионерлар йортындагы эшләре санап бетергесез: түгәрәкләр, якташ рәссамнарның картиналар күргәзмәсе оештырылсынмы, музей оештыруда башлап йөрсенме, гәзит битләрендә тәҗрибә уртаклашсынмы, бөтен көчен салып, балалар белән тәрбия эше алып барды ул.
Һәр бала язмышына юнәлеш бирүче, изгелек орлыгы чәчүче укытучы була. Шагыйрә, дүрт китап авторы, Югары Тәтешле 1нче мәктәбе укытучысы Лиза Фәтхуллина әнә шундыйлардан. Хезмәтләре өчен бихисап дипломнар, Почет грамоталары белән бүләкләнгән. “Күрдем чишмәләре” шигърият конкурсының җиңүчесе буларак та беләбез аны. Шигърият, җыр-моң иленә гашыйк укытучы үз язмышын укучыларга багышлады. Алар шатлыгы белән янып, дәртләнеп яши белә.
Бөек Ватан сугышы ветеранына тиңләштерелгән, гомере Йосып мәктәбендә үткән Батыргәрәй Дәүләтбаев та йөрәген балаларга биргән. Укытучы Сәхия Имаметдин кызы белән биш бала тәрбияләгән. Унике яшеннән ятим калып, тырышып, илен сөеп яшәгән хезмәт ветераны иде ул. Балалар белән очрашу вакытында болай сөйләгән иде: “Хезмәтне яратыгыз. 11 яшьлек чагымда авылдагы кирпеч сугу остаханәсендә 1000 кирпеч сугып, гармун сатып алдым, киемгә дә җитте. Авырлыклар алдында баш имәгез”. Алар икесе дә Чайковскийда хаклы ялга чыккач, мәдәни-мәгърифәт эшендә актив булды.
Сафтагы дүртенче укытучы – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәгариф хезмәткәре Галия Гайнетдинова. Шагыйрә – алты китап авторы. Сараштыбаш кызы Казанда татар гимназиясендә эшли. Һәр җәйне туган ягына кайтып, болын-кырларында җиләк җыеп, олы яшьтәге әнисе янында яшәп китә.
Филология фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, С. Сөләйманова, Р. Төхвәтуллин исемендәге премияләр лауреаты, биш китап авторы Ләйсән Кәшфи – Кодаш кызы. Ләйсән бәхетле булуны да кешеләргә мөмкин кадәр күбрәк игелек кылуда күрә.
Гомере терлекчелек тармагында үткән авыл хәбәрчесе, шагыйрь Гатуф Яхин язмасыннан өзек: “...1955 елда сөйгәнем Саҗидә белән өйләнештек. 53 ел яшәдек, дүрт бала үстердек. Балаларыбыз үзләре яраткан һөнәр үзләштереп, бәхетле гомер кичерә. Шуңа горурланам”. Шагыйрь әсәрләрендә әнкәйләргә дан җырлады. “Мин кайтырмын, әнкәй!” хикәясен тыныч кына укып булмый. Фронт белән тылның бердәмлеге бер-бер артлы күз алдыннан үтә.
Мең-мең рәхмәт сезгә,
шул чор әниләре,
Юлдаш булган ныклык,
сабырлык!
Ул чактагы сезнең
батырлыкка
Алтыннардан һәйкәл
куярлык.
Әнгам Атнабаевның әнисе Мәрзия апага да һәйкәл куярлык бит. Ире Касыйм 1942 елда фронтта һәлак була. Җиде баласын олы улы Әнгам ярдәме белән ач үлемнән алып кала.
Журналист булу җиңел түгел. Вакыйгалар агышын, кешеләр хезмәтен, тарих белән ныклап танышмый, тикшерми генә язып булмый. Журналистлар Әнвәр Мәүлиханов, Рим Әхмәтов, Ләлә Ибәтуллина да сафларыбызда. 1972 елдан СССР Журналистлар берлеге әгъзасы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әдһәм Мәүлиев “Кызыл таң”да эшләде, башка гәзитләрдә дә мәкаләләре дөнья күрде. Аксәеттә туып-үсеп, Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлап, зур хезмәт юлы үткән авылдашым – горурлыгыбыз иде.
Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Рим Әхмәтов “Кызыл таң”да эшләде. Районның “Җитәкче” гәзите мөхәррире булып, партия органнарында тырышлык салды. Ул Ләлә Касыйм кызы турында болай ди: “Совет чорындагы чынбарлыктагы хәлне, вакыйгаларны дөрес чагылдырырга тырыштык. Авыл хәбәрчеләре эшкә басым ясады. Гади хезмәт кешеләре гәзитебез битләрендә бик еш басылды. Хәбәрче, җаваплы секретарь вазыйфаларын башкарган Ләлә Ибәтуллина гәзитнең эчтәлеген баетуга зур көч салды. Ләлә апаның мәкаләләрен халык яратып укыды”. Ләлә Касыйм кызына “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелде.
Шигырь укып, күңелебезгә дәва алабыз, матурлыкны күрергә өйрәнәбез. 1970 елдан Яңавыл районының “Замандаш” әдәби берләшмәсен җитәкләгән 15 китап авторы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Суфияров та – премия лауреаты.
Бигрәк матур ул шигърият иле. Кешеләр күңеленә матур орлык салучы, 3 китап авторы, “Ак чишмә” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Фәнил Миңнегалиев турында Ф. Суфияров болай ди: “Тормышны яратып, дөньяның шатлык-сөенечләрен, борчуларын йөрәге аша үткәреп, заман җилләренә каршы тора белеп яши ул”. Ф. Миңнегалиев Г. Чокрый премиясенә дә лаек булды. Эш бәхетен юлчы буларак тапса, гаиләдә Роза Малик кызы белән бәхетле яши.
Мин зур рәхмәтемне Дамир Әхмәтовка әйтер идем. Әнгам Атнабаев белән очрашулар, юбилей кичәләрен оештыруга күпме көч салды. Үзебезнең мәктәптә төньяк районнарның татар теле укытучылары өчен Атнабай иҗатына багышланган ачык дәрес тә үткәрдек. Мәктәптә халык шагыйренең музеен ачтык. Яңа урамга исемен бирдек. Мәктәбебез дә аның исемен йөртә. Һәммәсендә дә Дамир Хуҗи улы башлап йөрде. Югары исемнәргә, күп бүләкләргә ия Дамир Әхмәтов лаеклы рәвештә премия лауреаты булды.
2004 елда Әнгам Атнабаев музеен булдырган өчен миңа да премия бирелде. Бу мактану түгел – горурлык. Күкрәк билгесе дә бар.
Матур традиция арытаба да дәвам итсен, безнең сафларны яңадан-яңа бөек шәхесләр тулыландырсын. Хезмәт сөйгәннәр югары исемнәргә ирешә. Ә туган җирең өчен янып яшәүне, эшләүне мин зур батырлык дип саныйм.
Фидәлия МОСТАФИНА,
III дәрәҗә “Хезмәт даны” ордены кавалеры, пенсиядәге укытучы.
Тәтешле районы.