Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Туктама, йөрәк! Авырма да...

14-15 июньдә Уфада йөрәк-кан тамырларын дәвалау буенча I Русия-Кытай конгрессы үтә.

Анда бер меңнән артык катнашучы арасында чит илләрдән дә кунаклар бар. Конгресста клиник очраклар гына тәкъдим ителеп калмыйча, операцияләр трансляцияләнә, дәвалау ысуллары, кардиологиядәге фундаменталь һәм трансляцион тикшерүләр хакында сөйләшүләр алып барылачак. Фундаменталь тикшеренүләр генетика, молекуляр биология, яңа дарулар һәм дәвалау ысуллары уйлап табуга бәйле. Трансляцион тикшеренүләр тәҗрибәгә нигезләнгән. Халыкара конгресслардагы докладларның 40 процентка якыны шушы темага туры килә. Безнең республикада да бу өлкәдә зур тәҗрибә тупланган.

Конгресста Германия, Австрия, Кытай һәм Русия галимнәре тәҗрибә уртаклаша.

Уфа һәм Мәскәү хирурглары операция залыннан туры трансляция аша осталык дәресләре күрсәтергә ниятли. Йөрәк колакчыгы фибрилляциясе булган пациентларга үпкә тамырлары башлангычын криоблацияләү ясалачак. Йөрәк колакчыгы фибрилляциясе – йөрәк ритмы бозылуының иң киң таралган тайпылышы. 2010 елда Русиядә 2,2 миллион шундый авыру исәпләнгән. Бу авыру нәтиҗәсе гомум үлем очракларын, йөрәк эшчәнлеге җитешсезлекләрен, инсульт хәвефен арттыра. Аны дәвалауның яңа техникасы барлыкка килү (криоблация) бу өлкәдә яңа тармак ачты. Конгресс барышында Республика кардиология үзәгендә Башкортстан пациентына Уфаның һәм Мәскәүнең алдынгы хирурглары тарафыннан криоблация ясалачак. Трансляция барышын күзәтү генә түгел, кызыксындырган сорауларны бирү мөмкинлеге дә булачак.

Шулай ук кардио- һәм рентгенхирурглар аорта клапанын транскатетерлы урнаштыру буенча искиткеч операцияләр күрсәтәчәк. Аорта клапаны стенозы булганда ачык хирургия рөхсәт ителми. Ә заманча технологияләр проблеманы транскатетер урнаштыру белән хәл итә ала. Бу уникаль операция илебезнең һәм дөньяның иң яхшы табиблары тарафыннан Башкортстан дәүләт медицина университеты клиникасында башкарылачак.

Конгресс нәтиҗәсе йөрәк авыруларын дәвалауда, кеше гомерен коткаруда яңалыкларга башлангыч булыр, дип көтелә.

Ләйсән Якупова.