Туймазыга “Русия матбугаты” командасы составында күренекле Русия хоккейчылары, спорт журналистлары, федераль телеканаллар алып баручылары килү традициягә әверелде. Алар арасында Александр Гуськов, Алексей Бадюков, Андрей Кваша, Сергей Гыймаев (кечесе), Антон Верницкий, Денис Казанский бар.
«САВА», «Газпром Трансгаз Уфа» и «Русия матбугаты» командалары хоккей матчлары үткәрде. “САВА” командасы капитаны Андрей Давыдкин уенның кунаклар файдасына 5:4 исәбе белән тәмамлануы турында: “Кунакларга әдәп саклап юл куйдык”, - дип шаяртты. Чынында исә өч командада да оста уенчылар тупланган. «Туймазы-Арена» боз комплексында кунаклар яшь хоккейчылапрга осталык дәресләре күрсәтте. Шәһәр мәйданында “Чемпион белән зарядка үтте”. Үзәк мәдәният һәм ял паркында тантаналы рәвештә Чемпионнар аллеясе утырту үтте. Кунакларны шәһәр хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов сәламләде. Туймазы паркын төзекләндерүгә “Башнефть” җәмгыяте вәкиле, власть органнары белән хезмәттәшлек итү буенча директор Рушан Сәетов үз өле