Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Каһәрле күлмәк

Нәнәемнең моннан бик күп еллар элек: “Кеше байлыгына кызышмагыз, урлашмагыз, юлыгызда очраган әйберләрне һәм акчаларны да берүк үрелеп ала күрмәгез, аларга бозым салынган булуы ихтимал!” — дип, үгет-нәсыйхәт бирүе бүгенгедәй хәтердә. Күптән түгел генә очраклы танышым сөйләгән гыйбрәтле тарихны ишеткәч, мин әлеге сүзләрнең хакыйкать булуына янә бер инандым, элекке буын кешеләренең төпле акыллы һәм гаҗәеп бай тормыш тәҗрибәсенә ия булуына таң калдым...

...Кызыл әләмнәр, даһиларның сурәтләре белән бизәлгән Совет чорында зәмһәрир салкын кышта кечкенә авылда бер сабый дөньяга аваз сала. Шомырттай кара күзле, сөйкемле бу кызчыкка әти-әнисе иркәләп-назлап, Гөлназ дип исем бирә. Бераз үсә төшкәч, күршедәге бала-чага белән чыр-чу килеп уйнап, шатланып-сөенеп, бик бәхетле яши ул. Газиз әнкәсе җәйге матур көндә өр-яңа табылдык күлмәк алып кайтып биргәнче, гамьсез балачак илендә бер хәсрәтсез, рәхәтләнеп гомер итә. Ә шул күлмәкне кигәннән соң, аның өчен тәмуг газап­ларыннан торган кот­очкыч тормыш башлана.

Ул елларда халык әрәмәгә җиләк-җимеш җыярга йөри. Чиләк тутырып җир җиләге, бөрлегән, шомырт, кура җиләге, карлыган һәм балан алып кайталар, алардан кышкылыкка кайнатма, как, баллы сутлар әзерлиләр. Көннәрдән бер көнне Гөлназның әнисе Хөллия апа да күршедәге ахирәтләре белән әрәмәгә юллана. Җәй уртасы, көн әкият­тәгедәй матур була: аяз күктә кояш елмая, кемузардан ярышып кошлар сайрый, чикерткәләр чеңли. Болын һәм әрәмәлектәге аллы-гөлле чәчәк­ләрнең хуш исе хатын-кызларның күңелен иләс-миләс китерә. Алар гаҗәеп хозурлыкка бераз сокланып карап торганнан соң, җән-фарманга җимеш җыярга керешә. Ул елны шомырт ишелеп уңа: тәлгәшләр авырлыгыннан агач ботаклары сыгылып тора! Хөллия апа иптәшләреннән һич калышырга теләми шомырт җыя торгач, әүвәл — бер, аннары икенче чиләген дә тутыра. Эш тәмам булгач, үзләре алып килгән сый-нигъмәтләр белән тәмләп, сөйләшә-көлешә чәй эчәләр. Аннары бераз хәл алып, кайтыр юлга җыеналар. Әрәмәдән чыкканда хатыннар агач төбендә, хәтфәдәй ямь-яшел үлән өстендә күзнең явын алырдай күлмәк ятканын күрә. Ут бөрчәседәй җитез Хөллия аны шунда ук эләктереп ала.

— Гөлназыма тап-таман булачак бу! — дип куана.

Өйгә кайту белән кызчыгын сөендерә ана. Өр-яңа күлмәкне күргәч, Гөлназның шатлыктан йөзе балкый, күзләре яна, аны җәһәт кенә киеп, урамга уйнарга чыгып та йөгерә. Бер уңайдан күрше кызларын көнләштерергә уйлый. Чыннан да, иптәшләренең күзе гел Гөлназда була, ул гүя йөзек кашына әверелә. Кызышмыйча ни!.. Ул вакытта кибетләрдә кием-салымны көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба алмыйсың, булганы да танышлык буенча туган-тумача, дус-ишкә итәк астыннан гына сатыла!.. Күпмедер вакыт дөньяларын онытып уйнаганнан соң, балалар өйләренә таралыша.

Иртәгәсен янә кояшлы, матур көн туа. Хөллия апа сыер савып, малларны көтүгә чыгарып, йорт-курадагы иртәнге эшләрне караштыра да, фермага китә. Эштән кайткач, өйдәгеләр белән бергәләп чәй эчәргә утыралар. Шул мәл кызында ниндидер хәл­сезлек күрә ул. Көннәр уза, чәчәктәй сылу Гөлназ боекканнан-боега бара. Ә бер көн иртән яткан урыныннан көч-хәл белән генә тора. Әнкәсе хафаланып, кызын район үзәгендәге дәваханәгә алып бара. Табиблар сабыйны тикшерәләр, ләкин төгәл генә диагноз куя алмыйлар. Урта яшьләрдәге терапевт ханым Хөллия апага:

— Апа, сез кызыгызны берәр багучыга күрсәтеп карагыз әле, ул нәрсә әйтер микән? Аннары янә минем янга килерсез, — дип киңәш бирә.

Хәсрәт утында янган ананың уй-фикерләре болай да чуалып беткән була, мондый сәер киңәшне ишетүгә тәмам хәйран кала. Ни әйтергә дә белмичә, авыру кызын җитәкләп, табиб бүлмәсеннән чыгып китә.

Авылга кайткач, Гөлназның хәле мөшкелләнә: ул буылып ютәлли башлый. Хөллия апа газиз баласы өчен кайгырудан аңын җуяр дәрәҗәгә җитә. Бер көнне ахирәтләреннән Югары Уральск шәһәрендә дөньяга танылган белемче карчык яшәвен ишетеп ала. Адресын ныклап белешеп, икенче көнне үк ерак сәфәргә юлланалар. Сигез сәгать вакыт эчендә тәҗрибәле шофер егет чирле кыз белән әнкәсен анда илтеп тә җиткерә. Чират артык зур булмый, күпмедер вакыт көткәннән соң, әбекәй янына керәләр. Ә ул аларның килүен гүя алдан сизгәндәй, сүз башлый:

— Килдегезме, бик яхшы, ярый әле өлгердегез! Юкса, соңга калуыгыз бар иде... Хөллия апа һаман берни аңламый, сабыен кочаклап, еламсырап басып тик тора. Карчык сүзен дәвам итә:

— Әрәмәгә баргач, бер күлмәк тапкансың син, шуны алып кайтып кызыңа кидергәнсең. Ә ул киемгә бозым салынган була. Районыгыз үзәгендә яшәүче бер бай хатын, бердәнбер кызы бума чире белән авырый башлагач, аны үлемнән коткару өчен гаять көчле белемчедән бозым йоласы башкартып, ташлап калдыра ул күлмәкне. Яман чир мондый киемне кигән икенче балага күчә. Сез нәкъ шундый бәхетсезлеккә тарыгансыз.

Бу коточкыч сүзләрне ишетү белән Хөллия апа барысын да аңлый һәм үксеп елап җибәрә. Аннары:

— Зинһар өчен баламны, йөрәк парәмне коткарыгыз! — дип ялвара башлый.

— Бозым егет кеше кулы белән салынган, ә андыйны кире кайтаруы ай-һай авыр. Ләкин, сезне ихлас кызганып, бу эшкә алынам, тик ахыры хәерле булсын, — ди карчык.

Аннары Гөлназны анадан тума чишендереп, туктаусыз нәрсәдер укый-укый, җиде тапкыр юындыра, арытаба бозым кайтару йоласын үти. Эшен тәмамлауга әбекәй хәлдән тая, ярты ел узгач, янә килергә кушып, аларны озатып кала. Саубуллашканда теге күлмәкне төн уртасында ачык яланга алып чыгып яндырырга куша.

Белемче янында булып кайтканнан соң, кызчыкның хәле, чыннан да, бераз яхшыра, әнисенең күңеле дә тынычлангандай була. Алты ай вакыт сизелми дә үтеп китә, янә ерак шәһәргә барыр мәл җитә. Сөйлә­шенгән көнне таңнан торып юлга чыгалар һәм әбекәй янына исән-сау барып җитәләр, ул исә якты йөз белән каршы ала, ихлас дәвалый. Бозым бик көчле булганга күрә, аны кайтару йоласы өч өлешкә бүлеп үтәлергә тиеш икән, шунлыктан әбекәй Хөллия апа белән Гөлназга:

— Минем янга өченче һәм соңгы тапкыр бер елдан соң килеп күренерсез. Шунда йоламны төгәл­ләрмен һәм балаңның чире сыпырып алгандай юкка чыгар, — дип аңлата. Ана белән кыз аңа мең рәхмәтләр укып, саубуллашып, кайтып китәләр.

Тора-бара Гөлназ үзен яхшы тоя, йөзендә нур, күзләрендә очкыннар пәйда була, күрше кызлары белән әүвәлгечә рәхәтләнеп уйный башлый. Бер ел гомер дә уза, җиргә кар-буранлы кыш килә. Ана белән кыз Югары Уральск шәһәренә катлаулы, соңгы сәфәргә җыена: бер тапкыр барып кайтачаклар һәм барысы да куркыныч төш кебек артта калачак. Тыңлаучан, ипле шофер егет белән янә кышкы, озын юлга чыгалар. Тик бу юлы уңышсызлыкка тарыйлар: баруларына фәрештәдәй күренгән тылсымчы әбекәй якты дөнья белән хушлашкан була. Бу аянычлы хәбәрне ишеткәч, ана белән кыз икәүләп елап җибәрәләр. Гөлназның тулысынча савыгуга өмете өзелә, киләчәккә якты уй-хыяллары чел­пәрәмә килә. Баласын кызганып, Хөллия апаның йөрәге өзелеп тө­шәрдәй була. Кайтканда беркем бер авыз сүз дәшми шомлы тынлыкны бозып, авыру кыз гына ара-тирә ютәлли.

Тора-бара Гөлназның хәле янә авырая. Анасы аны әллә кайларга алып барып, төрле табибларга һәм белемчеләргә күрсәтеп караса да, беркем дә ярдәм итә алмый.

— Эх, беразга гына соңладык шул, Югары Уральск шәһәрендәге теге әбекәй кызымны, һичшиксез, терелтер иде, — дип үрсәләнә ул.

Еллар уза, авыруы аркасында Гөлназ белем дә ала алмый, гаилә дә кора алмый. Һәр көне йомшак тәненә тырнакларын батырырга әзер торган явыз әҗәл белән көрәшеп, яшәү белән үлем арасында үтә. Инвалидлык өчен алган пенсиясе даруга да җитми. Чире көчәеп, сыны катып, буылып-буылып ютәлләгәндә әнкәсе:

— Бер нәфесемә баш була алмыйча, шул каһәрле күлмәккә кызыгып, газиз балакаемның язмышын боздым, — дип үкенеп, өзгәләнеп, үксеп елый.

Рәфил САМАТОВ.

Дүртөйле районы.