10 июнь көнне Борай районы халкы киң колач белән сабантуйны билгеләп үтте.
Бәйрәм елдагыча бик матур узды.
Ат чабышлары, милли уеннар - барысы да чагу булды.
Милли көрәш тә кызу барды. Үз авырлык категорияләрендә Динар Арсланов (Ваныш авыл биләмәсе), Фәнис Тимергалиев (Чалкак авыл биләмәсе) һәм күрше Балтач районыннан Данил Карамов сабантуй батырлары булып танылдылар.