Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

“Без активлык белән абруй яулыйбыз”

“Русия патриотлары” республиканың төбәк бүлекчәсе киләчәккә зур максатлар куеп эшли

Билгеле булуынча, агымдагы елның 9 сентябрендә алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайга депутатлар сайлау үтәчәк. “Русия патриотлары” партиясе вәкилләре аңа ничек әзерләнә? Нинди нәтиҗәләр көтә алар? Шушы һәм башка сораулар белән без “Русия патриотлары” партиясенең Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе рәисе Заһир Хәкимовка мөрәҗәгать иттек.

- Заһир Әхсәнович, билгеле булуынча, бу партия 2005 елда төзелде. Аталышыннан аңлашылуынча, ул илнең, республиканың чын патриотларын берләштерә. Ул башка партияләрдән тагын нинди үзенчәлекләре белән аерыла?

- Чыннан да, безнең эшчәнлектең төп максаты - үсеп килүче буында туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү, өлкән кешеләрнең мәнфәгатьләрен яклау, эш яшендәге гражданнарның тулыканлы, сыйфатлы тормыш алып баруын тәэмин итү. Безнең партиядә төрле һөнәр ияләре бар. Безгә кешенең җәмгыятьтәге социаль статусы мөһим түгел, тәү чиратта, нинди генә һөнәр иясе булуына карамастан, ул илебезнең чын патриоты икән, димәк, аңа безнең ишекләр һәрвакыт ачык.

Шул ук вакытта без җәмгыятьтәге социаль тигезсезлек белән көрәшүне алга куеп эшлибез. Халыкнең кереме үсми икән, төзелеш, җитештерү тармагы һәм башка өлкәләрнең үсеше турында сүз йөртү – күз буяуга тиң. Шуңа да сайлау алды кампаниясенә чаклы да без бик күп “түгәрәк өстәл”ләр, җыелышлар үткәрдек. Анда власть органнары вәкилләре, иҗтимагый ошмалар җитәкчеләре, табиблар, укытучылар, эшкуарлар һәм башкалар белән фикер алышулар булды. Халык белән даими аралашырга, аларны ишетә белергә кирәк. Шул вакытта гына башкарылган эшләр турында сөйләргә була.

- Димәк, сезнең партия вәкилләре, чыннан да, халык арасыннан чыккан, үз фикерен төгәл җиткерә белүче гади гражданнар?

- Әлбәттә, шулай! Һәркем үз һөнәренең, теленең, милләтенең, иленең чын патриоты булганда гына аның үсешенә өлеш кертә, аның өчен тырышлык сала.

- Заһир Әхсәнович, сентябрьдә үтәчәк сайлауларга әзерлек эшләре башландымы? Кандидатлар исемлегенә керү өчен нинди таләпләргә җавап бирергә кирәк?

- Анда катнашачагыбыз турында гыйнварда ук белдергән идек инде. Шуннан бирле әзерлек эшләре алып барыла. Сайлауларга кандидатларны да гади, шул ук вакытта нәтиҗәле юл белән сайлыйбыз. Республиканың һәр шәһәр-районында безнең төбәк бүлекчәләре эшли. Алар безгә актив, эшлекле кандидатлар турында белешмә җибәрә. Аларның мотлак рәвештә партия вәкиле булуы безнең өчен мөһим түгел. Тәү чиратта, ул республика мәнфәгатьләренә җавап бирерлек эшчәнлек алып барырдай кеше булсын. Аннары конференция оештырып, бу кандидатлар турында фикер алышу була.

Әлбәттә, кандидатларны тәкъдим итәр алдыннан сайлаулар турындагы законнарга таянып эш итәбез. Монда инде бу кешенең закон бозу очраклары теркәлмәве, нинди эшчәлек алып баруы һәм башка үзенчәлекләр тикшерелә. Шуны да ассызыклап үтәсем килә: безнең башлангычларны хуплаучы, безнең белән бергә атларга теләүчеләр өчен ишекләребез ачык. 9 сентябрьдә үтәчәк сайлауларга без 200 кандидат тәкъдим итәргә ниятлибез. Шуның 150се – партия исемлеге буенча, калганы бермандатлы округлардан булачак.

- Сайлаулардан нинди нәтиҗә көтәсез?

- 30 мандат алырбыз, дип уйлыйм. Моның тормышка ашачагына шикләнмим, чөнки Төньяк Осетиядә “Русия патриотлары” партиясенең төбәк бүлекчәсе вәкилләре тавыш җыю буенча икенче урынны били. Бездә дә аларның тәҗрибәсен кабатларга барлык шартлар тудырылган.

- Бу бит зур сан! Димәк, сез бик югары нәтиҗәләргә өмет итәсез?

- Тавыш җыю буенча, бәлки, беренче урынга чыгып та булмас. Әмма безнең партия депутатлары югары нәтиҗәне активлыгы белән яулый. Мәсәлән, Уфа шәһәре Советы депутаты, “Русия патриотлары” фракциясе җитәкчесе Артур Хаҗигалиев “Үзенчәлекле балалар” хәйрия фондына, “Яраткан сабый” реабилитация үзәгенә даими ярдәме белән билгеле булса, Мәләвез шәһәре Советы депутаты, “Русия патриотлары” партиясенең урындагы төбәк җитәкчесе Гүзәл Суслова “Ел гаиләсе” конкурсы оештыруы һәм башка башлангычлары белән урындагы халык абруен, хөрмәтен яулады. Гомумән, мондый эшләр республиканың һәр район-шәһәрендә башкарыла.

Күптән түгел үткән Халыкара балаларны яклау көненә дә партия вәкилләре битараф калмады. Мәсәлән, Уфаның Шакша бистәсендә шушы бәйрәм уңаеннан төрле конкурслар, концертлар оештырды. Әлбәттә анда аниматорлар чыгыш ясады, балаларга төрле бүләкләр таратылды.

Чыннан да, безнең партия иң актив, патриотик рухлы кешеләрне берләштерә. Без халык игътибарын ниндидер вәгъдәләр, лозунглар белән яуларга тырышмыйбыз. Безнең эшчәнлек реаль башлангычларга нигезләнгән һәм халык моны үзе дә күрә.

- Сезнең партия республиканың барлык патриотларын берләштерү белән дә шөгыльләнә. Мондый чараларның нәтиҗәсе бармы?

- Чыннан да, без республикада яшәүче барлык патриотларны берләштерү эшен дә алып барабыз. Анда дистәдән артык башка партия вәкилләре, төрле иҗтимагый оешмалар катнашты.

Бу башлангычның нәтиҗәләренә килгәндә, тәү чиратта, экологиягә һәм патриотизмга багышланган чараларны әйтеп үтәргә кирәк. Республиканың төрле шәһәр-районнарында үткәрелгән чараларда урындагы халык зур активлык күрсәтә. Димәк, мондый чараларны оештыру кирәк, бу мәсьәләләр игътибар таләп итә, алар халык мәнфәгатьләрен яклый. Әлбәттә, киләчәктә дә мондый эшләрне дәвам итәчәкбез.

- Заһир Әхсәнович, әңгәмә өчен зур рәхмәт. Киләчәктә дә сезнең эшчәнлектә яңадан-яңа мөһим башлангычлар халык арасында хуплау табар, дип ышанабыз.