Англиядә яшәүче Лиз 16 яшендә Майк исемле егеткә гашыйк була һәм, өеннән качып, сөйгәне артыннан чыгып китә. Алар 25 ел бәхетле никахта яши. Бу вакыт эчендә гаиләдә малай туа һәм... 30 эт барлыкка килә.
Кыз балачагыннан дүрт аяклы дусларын бик ярата. Авыл җирендә яшь гаиләнең үз йортлары барлыкка килгәч, ул этләр өчен приют ача.
Ире күп вакытын эштә үткәрү сәбәпле, хатын бар булмышын этләренә багышлый. Ул хәтта бультерьерларны коткару буенча оешма да булдыра.
Тора-бара ир кешегә этләр дөньясында яшәү ошамый башлый. Ул хатынга ультиматум куя: я мин, я этләр. Лиз соңгыларын сайлый. Майк әйберләрен җыеп чыгып китә.
Хөрмәтле ир-атлар! Тормыш юлыннан сезнең белән бергә атлаучы гүзәл затларга күбрәк игътибар бүлегез, яннарында күбрәк булыгыз. Югыйсә, беркөн өегездә дүрт аяклы көндәшләрегезне күреп шаккатырга мөмкинсез...