Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Башкортстан матбугаты көне уңаеннан

Бүген Уфада Матбугат йорты янындагы Шаһит Ходайбирдин һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды. Анда республика матбугаты вәкилләре, ветераннар катнашты.

- Шаһит Ходайбирдин - җәмәгать эшлеклесе генә түгел, талантлы язучы да, Башкортстан журналистикасына нигез салучы да. Бу башлангыч әле дә дәвам итә, чәчәк ата, - диде “Башкортстан Республикасы” нәшрият йортының генеральный директоры Венера Хәкимова.

Күптән түгел Татарстанда журналистика һәм массмедиа өлкәсендә XXI “Бәллүр каләм” бәйгесе җиңүчеләре билгеләнде. “Туган тел” номинациясендә җиңүчеләр арасында республиканың “Өмет” татар яшьләре гәзите дә бар. Шушы югары нәтиҗә - республика матбугаты үсешенең күрсәткече.