Грузиядә чүплеккә ташланган тавык йомыркаларыннан меңнәрчә чебеш чыккан.
Аларны монда Марнеули кошчылык фабрикасыннан китерәләр.
Анда эшләүчеләр йомыркалар бозылган, дигән фикергә килә. Нәтиҗәдә, алардан меңнәрчә чеби борынлый. Урындагы халык аптырап калмый: чебешләрне үзләренә ала.
– Йомыркаларны даими җылынып торган ташлы урынга түгүләре сәбәпле, алар үзләрен тавык астындагы кебек шартларда тойган, күрәсең, – ди мондагы халык.