Кичә, 12 июньдә, Русия көне билгеләнде.
Бу бәйрәмгә багышланган тантаналы чаралар илнең һәр шәһәрендә үтте. Русия көне - “иң яшь” дәүләт бәйрәме булып саналса да, халык аны тиз арада яратып кабул итте. Русия Эчке эшләр министрлыгыннан алган мәгълүматлар буенча, аларда 7 миллион кеше катнашкан.
Хәвефсезлек тәэмин итүдә, полиция хезмәткәрләреннән тыш, халык дружиналары, шәхси сак оешмалары һәм башкалар катнашкан. Министрлыктан алган мәгълүматлар буенча, закон бозу очраклары, гадәттән тыш хәлләр теркәлмәгән.