Футбол буенча Русиядә үтәчәк дөнья чемпионатында нинди үзенчәлекле спортчылар катнаша?
Тиздән Русиядә футбол буенча дөнья чемпионаты башлана. Бәйгене кабул итәчәк шәһәрләрдә чын спорт һәм дуслык бәйрәме үтәр дип өметләнәбез. Бу көннәрдә чит илләрдән килгән спорт сөючеләре бер-берсе белән дуслашыр, аралашыр. Мондый чорда “футбол җене” кагылучылар, футбол белән кызыксынучылар тагын да арта. Шул ук вакытта дөнья чемпионатында катнашучы уенчылар белән кызыксынучылар да ишәя. Шушы уңайдан бәйгедә яше, буй озынлыгы һәм башка үзенчәлекләре белән башкалардан аерылып торучы спортчыларга, командаларга игътибар итик.
Футбол – бик күп көч түгүне таләп итүче спорт. Статистика мәгълүматлары күрсәтүенчә, капкачы 90 минутта – 2-3, сакчы – 5-7, ярымсакчы – 8-11, ә һөҗүмче 7-10 чакрым йөгерә. Мондый физик сынауга чыдар өчен ныклы сәламәтлек таләп ителә. Шуңа күрә футболда 30 яшьлек уенчылар “ветеран” дип йөртелә һәм спорттан китү турында уйлый башлый. Шулай да мондый канунны бозучылар да юк түгел. Андыйлар Русиядә үтәчәк дөнья чемпионатында да бар. Бәйгенең “иң карт” уенчысы, Мисыр командасы капкачысы Эсам Әл-Хадарига 45 яшь. Ул “Әл-Таавун” клубы данын яклый. Мисыр командасы составында дүрт тапкыр Африка милләт-ләре чемпионы булган. Гамәлдәге уенчылар арасында җыелма команда өчен чыгыш ясаган уеннар саны буенча рекордчы.
Башка илләр составында да “ветераннар” бар. Рафаэль Маркес (Мексика) – 39, Сергей Игнашевич (Русия), Тим Кэхилл (Австралия) 38 яшьтә. Гадәттә, өлкән яшьтәге уенчылар дөнья чемпионатыннан соң спорттан китә. Яхшы чыгыш ясап, яңа сулыш алучылар да бар.
Иң яшь уенчыларны да игътибарга алу мөһим. Бәйгедә чыгыш ясаячак австралияле Дэниел Арзанига нибары 19 яшь. Килиан Мбаппе (Франция), Әшраф Хакими (Марокко), Фрэнсис Узохо (Нигерия), Трент Александер-Арнольд (Бөек Британия) та аның яшьтәшләре. Русия данын яклаучы иң яшь уенчы Александр Головинга 22 яшь. Дөнья чемпионаты яшь уенчыларга зур мөмкинлекләр ача. Ярышны дәрәҗәле футбол клубы җитәкчеләре, тренерлары да игътибар белән күзәтә. Оста уенчыларга күбрәк эш хакына абруйлы клубларга күчәргә тәкъдимнәр ясала.
Русиядә үтәчәк бәйгедә дөньяның иң кыйммәт уенчылары да катнаша. Неймар (Бразилия) белән Месси (Аргентина) – 180 миллион, Кевин Де Брюйне (Бельгия) 150 миллион евро торалар. Русиянең иң кыйммәт уенчысы Марио Фернандесның хакы – 16 миллион евро. Безнең уенчылар бүген футбол “базарында” югары бәһаләнми. Бер мисал. Мисыр җыелма командасы һөҗүмчесе Мөхәммәт Сәләх бөтен Русия уенчыларыннан да кыйммәтрәк тора. Безнең уенчылар хакын бергә кушсаң, 138 миллион евро килеп чыга. Шул ук вакытта Мөхәммәт Сәләх өчен 150 миллион евро түләү таләп ителә. Дөнья чемпионатыннан соң кайбер уенчыларның хакы арта, ә кайберләренеке, киресенчә, төшә. Мондый үзгәреш уенчының бәйгедәге чыгышы дәрәҗәсе белән бәйле.
Бәйгедә катнашучы иң кыйммәт команда – Франция. Футболчыларының гомум хакы – 1,08 миллиард евро. Испания (1,04 миллиард евро), Бразилия (950 миллион евро) командалары да исемлектә югары урыннарда. Русия командасы 19нчы урында. Иң арзан җыелма команда – Панама. Уенчыларның гомум хакы 9 миллион евро гына. Согуд Гарәбстаны (19 миллион евро), Перу (37 миллион евро), Коста-Рика (42 миллион евро) иң арзан командалар санала.
Мәгълүм булуынча, баскетболда озын буйлы уенчыларга өстенлек бирелә. Аннан аермалы буларак, футболда буй әллә ни зур әһәмияткә ия түгел. Русиядә үтәчәк дөнья чемпионатында кыска буйлылар да, колга кадәр уенчылар да чыгыш ясый. Панама данын яклаучы Альберто Кинтероның буе нибары 165 сантиметр. Яхья Әл-Шехри (Согуд Гарәбстаны) белән Джердан Шакириның (Швейцария) буй озынлыгы да шулкадәр генә. Русия данын яклаучы иң кыска буйлы уенчы – Денис Черышев. Аның буе – 173 сантиметр.
“Колгалар”га килгәндә, бәйгенең иң озын буйлы уенчысы — Хорватия командасы капкачысы Ловре Калинич, аның буе 201 сантиметр. Янник Вестергорның (Дания) буе – ике метр, Тибо Куртуаныкы (Бельгия) – 199 сантиметр. Русия җыелма командасының иң озын буйлы уенчысы – Артем Дзюба (196 сантиметр).
Футбол буенча дөнья чемпионаты дүрт елга бер тапкыр оештырылучы иң дәрәҗәле, иң көтеп алынган бәйге генә түгел. Ярыш төрле милләттән булган, төрле телдә сөйләшүче, төрле мәдәниятле, динле халыкларны дуслаштыру чарасы да. Бәйгедә тән төсе дә, буй озынлыгы да мөһим түгел. Мөгаен, шушы үзенчәлекләре нәтиҗәсендә дә футбол Җир шарында иң киң таралган спорт төре саналадыр.
Айдар ЗӘКИЕВ.