Бу фотодагы сөйкемле ханым – “Ана даны” медале иясе Лариса Первушина. Ире Борис белән алар тугыз бала тәрбияли. Дүртөйле шәһәрендә гомер кичерүче әлеге күркәм пар чын-чынлап соклануга лаек. Былтыр аларның гаиләсендә берьюлы өч игезәк кыз дөньяга килде. Моны Первушиннар зур могҗизага тиңли.
Мин килгәндә Лариса өйдә өч игезәк кызы белән генә иде.
— Башка кыз-улларыбызның кайсысы — мәктәптә, кайсысы балалар бакчасында, — диде хуҗабикә. — Зурраклары дәресләрдән соң төрле түгәрәкләргә китә, өлкән улларыбыз студент, Бөре шәһәрендә укыйлар, шуңа өйдә барыбыз бергә сирәк ялларда гына җыела алабыз.
Лариса белән Борис икесе бер мәктәптә, параллель сыйныфларда белем ал-ганнар, 14 яшьтән дуслашып йөргәннәр. Мәктәп тәмамлап, туган шәһәрләреннән икесе ике якка чыгып киткәч тә күңелләрендә бер-берсенә булган матур тойгы сүнмәгән, киресенчә, көчәйгән генә. Кыз Уфа технологик сервис институтында икътисадчы һөнәрен үзләштерә, ә егет Урал физик культура академиясе дипломын ала. Аннары, туган Дүртөйле шәһәренә кайтып, яшьләр өйләнешә.
Татар кызы Лариса бе-лән урыс егете Борис, күпләрне көнләштереп, гөрләтеп дөнья көтә башлый. Гаилә тормышларына ямь өстәп, уллары Илюша туа. Аннан Вячеслав, Денис, Кристина, Настя, Дима якты дөньяга аваз салалар. Бүген Первушиннарның өлкән улына 20 яшь булса, төпчекләренә әле бер яшь кенә тулган.
— Мин үземне бик бәхетле кешегә саныйм, — ди Лариса. — Янымда бөтен җил-давыллардан курчалаучы ышанычлы тормыш юлдашым бар, балаларым сау-сәламәт, Аллаһка шөкер.
Первушиннар — булдыклы гаилә. Берничә ел элек үз көчләре белән борыстан зур, матур йорт салып кергәннәр. Бу эштә ана капиталы да иш янына куш булган.
— Кысан “хрущевка”дан соң якты, иркен йортыбыз хан сараедай тоела иде, хәзер икенче катын төзеп бетерү турында хыялланабыз. Ни дисәң дә, гаиләбез ишәйде бит, — ди хуҗабикә. — Балаларыбыз-ның дәрес әзерләү өчен һәркайсының үз почмагын булдырырга иде.
Уку дигәннән, Первушиннарның югары уку йортында белем алучы балалары да, мәктәпкә йөрүчеләре дә яхшы өлгәшү-челәр исемлегендә. Илья һәм Вячеслав, Дүртөйле шәһәренең 3нче гимназиясен яхшы билгеләргә генә тәмамлап, икесе дә бер-бер артлы Башкортстан дәүләт университетының Бөре филиалында биохимия факультеты студентлары сафына кергән. Икесе дә әйбәт укый.
— Күпбалалы гаиләләр хакында хәстәрлек күрүче хөкүмәтебезгә рәхмәтлебез, — ди Лариса Радик кызы. — Ильяга да, Вячеславка да, яхшы укыганнары өчен, югары стипендия белән бергә, социаль стипендия дә билгеләнде, шул рәвешле, һәркайсына ай саен унар мең сум акча алалар.
Унөч яшьлек Денис та абыйларыннан калышмаска тырыша. Яхшы укуы белән беррәттән, ул — оста футболчы. Күптән инде шәһәрнең җыелма командасы составында уйный, төрле бәйгеләргә йөри. Денис киләчәктә бөтен дөньяга данлыклы футболчы булырга хыяллана. Ба-ланың бу матур ниятен тормышка ашырыр өчен кулыбыздан килгәнне эшләргә тырышабыз, тиздән, бәлки, насыйп булса, аны берәр махсус спорт мәктәбенә урнаштырырбыз дип торабыз.
Первушиннарның дүртенче бәгырь җимешләре Кристина дүртенче сыйныфны тәмамлаган, укуга сәләте, омтылышы күренеп тора. Әти-әнисен ул рәсем төшерергә яратуы белән сокландыра, күптән инде сәнгать мәктәбенә йөри. Настя быел беренче сыйныфны тәмамлаган. Кристинага ияреп, ул да буш вакытында рәсем төшерү белән мавыга. Өч яшьлек Дима балалар бакчасына йөри.
— Иртән сәгать алтынчы яртыда торам, — ди күпбалалы әни. — Балаларны, иремне, чәй эчереп, озатып калам. Аннан йорт эшләренә күмеләм.
Лариса белән Борис балаларын кече яшьтән үк хезмәткә өйрәтеп тәрбияли. 15 сутый җирләрендә алар үз гаиләсен ел әйләнәсенә туендырырлык яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Су сибәргә дә, чүп утарга да бергәләшеп чыгалар. Теплицалары да бар. Берничә ел элек умартачылык белән шөгыльләнә башлаганнар. Илья белән Вячеслав әлеге юнәлеш буенча мәктәпара укыту комбинатында да дәресләр алган, әтиләренә бик теләп ярдәмләшәләр. Борис Андреевич Дүртөйле шәһәренең 4нче мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшли. Үзенең ул-кызларының да спорт белән даими шөгыльләнүен таләп итә. Мәктәптән кайткач, апа-абыйлары игезәкләрне карашырга да өлгерә.
“Ана даны” медале белән бүләкләнгән Лариса үзендә татар хатын-кызларына хас иң күркәм сыйфатларны туплаган: тыйнак та, сабыр да, искиткеч уңган да ул. Балалары һәрвакыт курчактай матур итеп киенгән, көр күңелле. Өсләрендәге киеменең күбесен әни кеше үз кулы белән тегә, бәйли икән. Быел кыш һәркайсына икешәр пар бияләй, оекбашлар бәйләп өлгерткән ул.
— Өч игезәгегез туачагы хакында белгәч, нинди хис-тойгылар кичердегез? — дип кызыксынам.
— Беренче УЗИны үтәргә Нефтекама шәһәренә бардым. Табиб: “Өч сабыегыз булачак!”, — дигәч, гаҗәпләнүдән беравык дәшә алмый тордым хәтта, — ди Лариса Радик кызы. — Табиб бүлмәсеннән чыккач, иремә шалтыраттым. “Утырып торасыңмы, хәзер искиткеч яңалык әйтәм”, — димен. “ Әллә ике баламы?” — ди. “Өчәү!” дигәч, таң калды. Ни дисәң дә, нәселебездә минем яклап та, Борис яклап та беркайчан да игезәкләр булмаган. Ә Ходай безгә берьюлы өч игезәк бүләк итте. Бу хәлне чын могҗиза дибез.
Игезәкләремне Уфа шәһәрендәге Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсендә кесарево ысулы белән таптым. Өч кызыбыз бергә 6 килограмм 740 грамм тәшкил итте. Һәркайсы җитлегеп, сәламәт булып дөньяга килде. Моңа шатланып туя алмадык.
Бүген игезәкләр, бөтен йортны бер итеп, мүкәләп йөри, “мәмәй, тәтәй”, дип, бер-берсен уздырып тәтелдиләр. Даша белән Ксюша әле тотынып кына йөрсә, Лиза бүлмәдән бүлмәгә үзаллы “сәяхәт итә”. Беренче карашка Дарья белән Ксения бер-берсенә бик охшаш күренсә дә, ныклабрак баксаң, аларның аермалыкларын табасың: Дашаның чәчләре карарак икән. Ә менә Елизаветаның йөз чалымнары аларга бөтенләй охшамаган, аның йөзе ап-ак, чәчләре аксыл-сары, күзләре зәп-зәңгәр. Әлбәттә, бишектәге бала биш-кә төрләнә, ди халык. Иң мөһиме – игезәкләр сау-сәламәт булып үссен, тормышта үз урыннарын тапсын.
Әңгәмәләшеп утыра торгач, Лариса күңелен борчыган уйлары белән дә бүлеште.
— Җәмгыятебездә күп бала тәрбияләүче гаиләләргә һәрчак яхшы караш дип әйтеп булмый: кайбер кешеләр күп балалы парлар хакында “хәерчеләр үрчетәләр” диюдән дә кыенсынмый. Ә бит һәр сабый бу дөньяга үз өлеше, үз ризыгы белән туа. Өч улыбыздан соң, минем дүртенчегә авырга калуымны белгәч, күпләр: “Монысын тапмассың инде, өч бала җи-тәр, аларны үстерү бик авыр”, — дип теңкәмә тиде. Хәзер инде балаларыбыз тугыз, берсе дә ач-ялангач түгел, Аллаһка шөкер! Кием-салым белән изге күңелле танышларыбыз бик ярдәм итә. Район хакимияте, өч игезәгебез тугач, саллы гына күләмдә акча бүлде. Дүртөйле шә-һәре чиркәве батюшкасы Феодор даими рәвештә ярдәм оештыра. Торак шартларыбызны яхшырту максатында республика Хөкүмәте гаиләбезгә 2 миллион 700 мең сумлык сертификат тапшырды. Тиздән бу акчаны файдалана алачакбыз.
Лариса һәм Борис Первушиннар — авырлыкларга зарлана белмичә, һәр туган таңга сөенеп яшәүче шәхесләр. Алар тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту, балаларына дөрес тәрбия бирү өстендә эшли. Матур парга сәламәтлек, озын гомер, игелекле уллар һәм кызлар үстерүләрен телик!
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.