Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Илебезнең көче – бердәмлектә!

Республикабыз Русия көне, Салават Юлаевның тууына — 264, Уфа кальгәсенә нигез салынуга 444 ел тулуны билгеләде.

Русия көне – илебезнең яңа тарихын һәм дәүләтчелеген билгеләүче төп бәйрәм. Ул ватанпәрвәрлекне, фидакарь хезмәт, җәмгыятьтәге бердәмлек һәм татулыкны, икътисади һәм рухи яңарышны гәүдәләндерә. Русиядә яшәүче барлык халыкларның дуслыгын һәм уртак тарихыбызны чагылдыра.

1990 елның 12 июнендә “РСФСРның Дәүләт мөстә­кыйль­леге турында декларация” кабул ителде. Бәй­рәм буларак, ул 1992 елдан билгеләнә. Чөнки шул елның 11 июнендә Русия Фе­дерациясе Югары Советы тарафыннан “Русия Федерациясенең Дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул итү көне” карарына кул куела. Рәсми рәвештә “Русия көне” бәй­рәме 2002 елның 1 фев­ра­леннән билгеләнә.

Русия, демократик-хокукый дәүләт буларак үсеш юлына басты, иҗтимагый тор­мышын федерализм принциплары нигезендә оештырды. Шушы чирек гасыр дәвамында Русия Федерациясе, үзенең дәүләт-челек нигезләрен төзеп, зур үсеш юлы үтте, дөньякүләм танылу яулады, абруй казанды.

Төрле милләт вәкил­лә­ренең үзара дус яшәвен күрсәтүче ил дә әле ул Русия. Ил Конституциясендә үк Русиянең күпмилләтле дәүләт булуы ассызыклана. Аның территориясендә 190­нан (!) артык милләт вәкиле дус һәм тату гомер кичерә.

Бүген әлеге бәйрәм ватанпәрвәрлек хисләре белән дә сугарыла. Русия көне — милләтләр бердәм-леге, Ватаныбызның бүген­гесе, киләчәге өчен җава­п­лылык, илнең икътисади, социаль-сәяси һәм рухи үсе­шенең символы. Бүген демократик-хокукый дәүләт төзү, икътисадны, социаль һәм рухи-мәдәни өлкәләрне үстерү, яшәешебезнең сыйфатын яхшырту җәһәтендә күп эшләнелә. Әхлакый һәм рухи кыйммәтләрнең терге­зелүе, Туган илнең оборонасын ныгыту һәм Җир шарында тоткан урыны кү­тә­релүе — сөенечле күре-неш. Кешеләрнең киләчәккә булган ышанычы ныгый, илдә гражданлык җәмгыяте үсешә. Күпмилләтле халык­ларның бердәмлеген гәүдә­ләндерүче бу бәйрәм — чын мәгънәсендә бөтенхалык тантанасы.

Бу көн, һичшиксез, һәр башкортстанлы өчен зур бәйрәм булып тора. Русия Федерациясенең Дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителгән­нән соң Башкортстанның иҗ­тимагый-сәяси, социаль-икътисади тормышында җитди үзгәрешләр булды. Бүген Башкортстан — Ру­сия­нең һәрьяклап алга кит­кән субъектларының берсе. Республикабыз Русия тө­бәк­ләре арасында лаеклы урын тота, ил үсешенә, аның дәүләтчелеген ныгытуга зур өлеш кертә.

12 июнь — башкортстанлылар өчен өчләтә бәйрәм. Бу көнне республикада Русия көне, Салават Юлаев­ның тууына 264 һәм Уфа кальгәсенә нигез салынуга 444 ел тулу уңаеннан тантаналар үтте.

Уфа шәһәре турында 1574 елгы язмаларда ук искә алына. Бүген исә ул үзе­нең тарихы, мәдәни мираслары, күпмилләтле шәһәр булуы белән дә тирә-якта билгеле. Шул ук вакытта ул — Русиянең икътисади, мә­дәни һәм фәнни үзәк­лә­ренең берсе. Халык саны буенча Европада 31нче урынны биләүче миллионер-шәһәр дә ул.

Тирән тарихлы шәһәре­без белән кызыксынучылар саны арта. Аның Агыйдел елгасы буенда урнашуы да, кабатланмас матур табигате дә туристларны җәлеп итә. Әйе, гасырлар дәва­мын­да шәһәр бик күп үзгә­решләргә дучар булган. Шунысы куанычлы: бүген исә шәһәр Европа стандартларына җавап бирерлек, яшәү өчен уңайлы шәһәрләр исем­легендә.

Республиканың зур юбилее уңаеннан барлыкка кил­гән “100 объект” башлангы­чы да башкаланың йөзен билгеләүгә зур өлеш кертте.

Башкала юлларын тө­зек­ләндерү республика һәм шәһәр җитәкчелегенең даими игътибарында.

Күпкатлы йортлар төзү, капиталь ремонт эшләре, гомумән, халыкны тораклы итү мәсьәләсе җитәк­че­лекнең эшчәнлегендә даими чагылыш таба.

Уфа — бик күп мәдәни мирасны саклап калучы шәһәрләрнең берсе.

Шәһәрнең “Профсоюзлар йорты” алдында халык шагыйре Мостай Кәримгә күптән түгел барлыкка кил-гән композиция дә — шә­һәр­нең кабатланмас бизәге.

Дистә еллар дәвамында башкаланың горурлыгы бул­ган Салават Юлаев һәй­кәле, “Лалә-Тюльпан” мә­чете, Җиңү паркы һәм башка мираслар халык арасында даими кызыксыну тудыра. Алар башкала кунак­ла­рының, туристларның һәм чит төбәкләр вәкилләренең яраткан урынына әверелде. Чыннан да, бүген Уфа заман таләпләренә җавап бирүче ил тарихын чагылдыручы үзәк буларак билгеле.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН,

Гөлия Гәрәева.