Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Уфа үзәгенә акча түләп керәчәкбезме?

Бу хакта башкала мэры Ирек Ялалов белдерде. Аның фикеренчә, иртәме-соңмы, түләү барыбер кертеләчәк.

Ул әлеге җәһәттән Барселона шәһәрен мисалга китерде, анда мондый система күптән эшли икән. Халыкның 5 процентының шәһәр үзәгенә машинасында, мотоциклда яисә скутерда керү мөмкинлеге юк, чөнки бу нык кыйммәт тора.

Шәһәр үзәгенә түләүле үтеп керү системасы күп шәһәрләрдә эшләп килә. Шул рәвешле үзәк урамнар бераз бушый: автомобильчеләр машиналарын парковкада калдыра һәм җәмәгать транспортына күчеп утыра. Шушы ысул белән күп шәһәрләрдә юл тыгыннары проблемасы хәл ителгән.

Уфаны Барселона белән чагыштыру яхшы, әлбәттә. Әлеге системаны бездә кертүгә килгәндә, моның өчен ким дигәндә халыкның яшәү дәрәҗәсе Барселонаныкына җиткерелергә тиештер...