Яшь үләннәр, яшел тәмләткечләр җирдән баш төртү белән алардан бик тәмле ризыклар әзерләргә була. Витаминлы ашларны ешрак әзерлик, яшь үләннәрнең вакыты үтеп бара.
Татар халкы балтырган ашын электән үк яратып әзерләгән. Балтырган яфрагын салкын суда яхшылап юалар, токмачлап турыйлар да төрле ашлар: сөтле бәрәңге, өйдә басып кискән токмачлы аш, йомырка салып, кысыр ашлар пешерәләр. Табынга чыгарганда ашка каймак яисә катык салып бирәләр.
Бака яфрагының файдалы үсемлек булуы күпләргә билгеле. Ә менә аңардан бик тәмле аш килеп чыгуын беләләрме икән? Мондый аш әзерләү өчен 250 грамм чамасы бака яфрагы, 75-100 грамм бәрәңге, 25әр грамм кишер, суган, 30 грамм каймак, бер йомырка, тоз, борыч кирәк булыр.
Яшь бака яфрагын яхшылап югач, кайнар су белән пешеклиләр дә вак кына турыйлар, азрак май өстәп, табада томалап пешерәләр. Шулпага яки суга эре итеп туралган бәрәңге салгач, бераз кайнаталар, аннары, вак кына турап башлы суган, май, тоз, борыч өстәп пешереп җиткерәләр. Әзер ашка, томалап пешерелгән бака яфрагын, чи йомырка сытып болгаталар. Ашны табынга каймак салып чыгаралар.
Ашлар әзерләү өчен төрле тамырлар, суган, кишер кулланалар. Алардагы хуш исле матдәләр бик тиз очып бетүчән. Югалтулар азрак булсын өчен суган, кишер, петрушка тамырын алдан май белән бераз кыздырып алалар һәм аш пешеп җитәргә 20-30 минут кала гына салалар. Кыздырган кишердәге А витаминын кеше организмы әйбәтрәк үзләштерә. Аш пешеп җиткәндә генә дәфнә яфрагы, борыч салырга кирәк.
Яшелчә ашларын бер көнлек итеп кенә пешерәләр. Әгәр аш озак торса, хәтта суыткычта булса да, аның тәме һәм сыйфаты начарлана. Яшелчәләр бераз кыздырып алынган ашларны салкында тотканда, алар элекке сыйфатларын озаграк саклый.
Шунысы да бар: яңа гына өлгергән тәмле исле яшелчәләрдән әзерләнгән ашларга яшел тәмләткечләр салмыйлар.
Итле аш пешергәндә кишер белән суганны майсыз табада кыздырып, аш пешеп җиткәндә генә салалар. Шул вакытта шулпаның исе тәмле, төсе матур була.