Пилотсыз очкычлар хезмәтләндерү өлкәсендә дә даими файдаланыла башлады.
Әйтик, Кытайда дроннар пицца, суши заказларын ташуда файдаланыла башлаган.
Моңадан һәркем ота. Беренчедән, пицца ташучы машиналар “бөке”дә утырмый. Шул ук вакытта, водительгә, ягулыкка, машинаны хезмәтләндерүгә акча таләп ителми. Ризык тиз арада заказчыга илтеп җиткерелә.
Мондый күренешнең бер генә кире ягы бар. Башыңа батареясы утырган дрон килеп төшүе ихтимал. Мөгаен, киләчәктә урамга каска киеп чыгарга туры килер.
2025 елда Кытайның пилотсыз очкычлар базары күләме 11,54 АКШ доллары тәшкил итәчәк. Бүген илнең "DJL" компаниясе өлешенә гомумдөнья дроннары базарының 70 проценты туры килә.