Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

“Әллүки” – балалар сөенече

Басмабыз белән Туймазы 1нче интернат-мәктәбен күптәнге дуслык җепләре бәйли.

Йөз яшьлек “Кызыл таң”ның “оныгы” – “Әллүки” журналының тугры дуслары – Туймазы 1нче интернат-мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары җәйге каникулларга икенче ярты елга басмабызга язылып китте.

Мәктәп хакимиятенең укуда һәм иҗади эшләрдә уңышларга ирешкән балаларны “Әллүки”гә язылу белән бүләкләве күптән традициягә әверелде. Журналның беренче һәм җиденче саннары аларга тантаналы шартларда тапшырыла. Директор Салават Әхмәтов укучыларга туган телләрне укытуга зур игътибар бирә. Быел соңгы кыңгырау бәйрәмендә чыгарылыш сыйныф укучылары күпчелек татар һәм башкорт телләрендә җырлар башкарган. Бу тантанада катнашкан район хакимияте башлыгы Айдар Суфияновның, башка дәрәҗәле кунакларның күңеленә аеруча хуш килгән.

Мәктәп белән журналның дуслыгы ике яклы. Үз чиратыбызда, без уку йортына күренекле иҗади шәхесләрне укучылар белән очрашуларга алып кайтабыз. Күптән түгел биредә музыкант һәм җырчы Радик Динәхмәтов кунакта булды. Укучылар ул төзегән “Кеше” китабындагы шигырьләрне сөйләде, бик күп сораулар бирде, кечкенә концерт күрсәтте. Үзе дә интернат-мәктәптә белем алган артист уку йортын һәм анда белем алучыларны аеруча якын күрде. Аларның сорауларына ихлас җаваплар бирде, флейтада уйнады, җырлады.

Очрашуны интернат-мәктәп укытучылары Зинфира Нурисламова Алсу Хәмидуллина, Ләйсән Чанышева һәм Зилә Килмәмәтова оештырдылар.