7 июнь Русия президенты Владимир Путинның чираттагы туры элемтәсе уза. Сишәмбе кич Казан һәм Уфада бер төркем ата-аналар аңа мөрәҗәгать итеп, туган телләрне ихтыярига калдырачак канунны кире кагуны сорады. Сишәмбе кичке җидедә Казанның "Туган авылым" комплексына ике дистәгә якын ата-ана, иҗтимагый активистлар җыелды. Алар туган телләргә бәйле канун проектын тәнкыйтьләп, Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать яздырды. "Бу канунны кабул итсәләр, ул безнең телләрне үтерәчәк. Безнең телләргә хәзер аяк чалырга түгел, ярдәм итәргә кирәк дип саныйбыз", диелә мөрәҗәгатьтә. Шулай ук ата-аналар Русия Конституциясенең 68нче маддәсе нигә эшләми дигән сорау куя (әлеге маддәдә Русия республикаларының үз дәүләт телләрен игълан итү хокукы турында әйтелә — ред.). Моннан тыш мөрәҗәгать итүчеләр Русиянең төбәк телләре турында Европа хартиясен һаман ратификацияләмәү мәсьәләсен дә күтәрде, моны гаделсезлек дип атады. "Ни өчен безнең илдә чит телләрне өйрәнүгә өч сәгать, туган телләрне өйрәнүгә исә 0
Татар һәм башкорт ата-аналары Путинга мөрәҗәгать яздырды
6 июня 20186 июн 2018
101
2 мин