Журнал оештырган конкурс җиңүчеләре арасында Балтачның 1нче мәктәбе укучысы Алия Борһанова да бар.
"Әллүки" журналы оештырган бәйге һәм аның җиңүчеләре турында гәзиттә язып чыккан идек инде. Алар арасында Иске Балтач кызы Алия Борһанова да бар. Күптән түгел редакция хезмәткәрләре, Балтач районында ижади сәфәрдә булып, Алиянең үзен күрде һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Алия 1нче мәктәпнең беренче сыйныфын тәмамлаган. Әле аның сыйныфташлары, ахирәтләре белән белем учагында оештырылган көндезге ял лагерена йөргән көннәре. "Көн саен төрле чараларда катнашабыз, күңелле уеннар уйныйбыз, экскурсияләргә йөрибез, Әтиләр көненә әзерләнәбез" - ди кыз.
Укытучысы Алсу Шәймөхәммәтова белдерүенчә, Алия укуда гел „бишле” билгеләренә генә өлгәшә. Җырлый, сурәтләр төшерә. Аның рәсемнәре „Әллүки” журналы битләрендә дә дөнья күрде.
- "Әллүки"не күптән алдырабыз. Иң тәүдә, "Үзем дә булдырам!" дигән битен ачып, анда өйрәтелгән аппликацияләрне ясыйм. Аннары "Күңелле дәрес"тәге биремнәрне чишәргә тотынам", - ди Алия.
Очрашуга Алиянең картәнисе Светлана Малик кызы да килгән иде. Конкурста катнашу идеясе дә нәкъ аныкы икән. "Оныгымның үзебезнең туган телдә журнал укып үсүенә бик шатмын! Моның өчен басманы чыгаручы сезгә мең рәхмәт! Оныгымның җиңүчеләр арасында булуы икеләтә сөенеч! - диде ул.