Иске Балтачтагы волонтерлар хәрәкәтенә кушылучы актив кызлар һәм егетләргә волонтер танытмалары тапшырылды.
Иске Балтачта волонтерлар хәрәкәте беренче ел гына эшләми. Республика волонтерлар хәрәкәте үзәгенең әлеге филиалы сигездән утыз яшькәчә 150гә якын ирекле ярдәмчене берләштерә. Әлеге хәрәкәткә районның "Романтик" яшүсмерләр клубы һәм “Юнармия” Бөтенрусия балалар-үсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең урындагы бүлекчәсе дә кушылган. Волонтерлар хәрәкәтенең җитәкчесе Айгөл Галәветдинова белдерүенчә, алар, нигездә, дүрт юнәлештә эш алып бара. Беренчедән, волонтерлар ветераннарга, өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтә. Икенчедән, сәламәт тормыш рәвеше алып баруга чакыручы, наркоманияне профилактикалау буенча төрле акцияләр оештыра. Әйтик, Балтач яшьләре тарафыннан оештырылган "Тәмәкене кәнфиткә алыштырабыз!", "СПИДка - юк!" акцияләре әнә шундыйлардан. Өченчедән, экологик юнәлештә актив эш алып барыла. Ирекле ярдәмчеләр экологик өмәләргә чыга, авыл территориясен, чишмәләрн