Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Башкалада бәйрәм чаралары

Русия көне һәм Шәһәр көне Уфада концертлар, спорт фестивальләре һәм төрле акцияләр белән үтә.

Төп чаралар В.И. Ленин исемендәге мәйданда була һәм 23 сәгатьтә бәйрәм салюты белән тәмамланачак.

Бу минутларда анда халык кәсепләре һәм декоратив-гамәли сәнгать осталары күргәзмәсе, "Балалар. Техника. Иҗат" техник иҗат бәйгесе бара. Шунда ук "Русия Федерациясе Кораллы Көчләрендә контракт буенча хәрби хезмәт - үзең сайла" акциясе үтә.

Концерт 13 сәгатьтә башланачак. "Минем Уфам - минем йортым, минем гаиләм" бүлегендә мәктәп укучылары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр чыгыш ясаячак. 15 сәгатьтә ул Уфа балалар филармониясе һәм шәһәр мәдәният-ял үзәге иҗат коллективлары чыгышлары белән дәвам итәчәк.

18 сәгатьтә "Уфа юкәләре" шәһәр вокаль конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы һәм гала-концерт башлана.

19.30 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр концертның кичке өлешендә үзешчәннәр, иҗат коллективлары, эстрада башкаручылары чыгышлары көтелә. Шунда ук Радик Юлъякшин да киләчәк.

"Уфа-Арена" каршындагы мәйданда 15 сәгатьтә "Battle Fest" үтә. Программада: футбол, баскетбол, биюләр, хип-хоп, вокал, фитнес һәм воркаут.

"Ватан" этнопаркында 19 сәгатьтә "Евразия йөрәге" халыкара фестивале гала-концерты була. Чараның кунаклары - америка торбачысы һәм җырчы Рональд Бейкери, Русия җырчысы, «Sugar Mamas» төркемендә катнашучы Анжелика Фролова, «Голос» телевизион проектында катнашкан якташыбыз Назгөл Отузова. «Пицца» төркеме катнашуы да көтелә. Аның солисты Сергей Приказчиков - тумышы белән Уфадан.

«Моторостроитель» мәдәният йорты каршындагы мәйданда 13 сәгатьтә "Яратам сине, туган ягым!" бәйрәм программасы башланачак.

"Беренче май" мәдәният һәм ял паркында 15 сәгатьтә "Яшә һәм чәчәк ат, башкалам!" программасы планлаштырылган. Бирегә килүчеләрне воркаут һәм шахмат-шашка ярышлары, сабын куыгы очыру бәйрәме, "Мәргән укчы" җәядән ук ату буенча осталык дәресе, балалар уеннары, музыкаль флеш-моб көтә. Фотозона, балалар өчен аквариум, аттракционнар көтә.

Нефтехимиклар мәдәният һәм ял паркында 12 сәгатьтә "Дуслык бәйрәме" програмасы башлана.

С.Т. Аксаков исемендәге паркта 12 сәгатьтә "Игелекле пылау" хәйрия чарасы була.

"Дулкын" паркында шулай ук 12 сәгатьтә әтиләр бәйрәме оештырыла. Шулай ук "Сабантуй-2018", гер спорты һәм армлифтинг буенча беренчелек үтә.

"Тылсым дөньясы" һәм М. Гафури исемендәге паркларда 13 һәм 14 сәгатьтләрдә "Минем илем, минем Уфам!" һәм "Бәйрәм белән, яраткан шәһәрем!" программалары башлана.

И. Якутов исемендәге паркта иртәнге 9да көрәш буенча "Салаватның дәвамчылары" бөтенрусия ачык турниры башланды. Биредә совет чорындагы төрдә халык бәйрәме үтә. Ретро-дискотека көтелә. Кунаклар кино-геройларны очрата, ретро-автомобильләр күргәзмәсен карый алачак.