Бүген - Башкорт милли герое Салават Юлаевның туган көне.
Юлсыз гына җирдән юллар ярып... Юлсыз гына җирдән юллар ярып, Кайтып киләм, таулар артылып. Эй, сагындым, җаным, җир җиләгем, Күз алдымнан китми балкуың. Таңнарымда миңа кояш бакты, Юл күрсәтте йолдыз төннәрдә. Көнен-төнен җиләм тынгы белми, — Исән-саулар микән илләрдә? Әминәкәй көтеп каршы алыр, Рамазаным булыр кулында. — Саумы, улым, саумы, Рамазаным, Җаннар аттым син дип юлымда. Ук Һаваларга ук ыргыттым, Карлыгачка тиде уккынам. Аяккаем янына колап төшкәч, Мескен кошны жәлләп юксынам. Һавага аткан уккаем Тау, урманнар аша узсачы. Карлыгачкай кошны үтергәнче, Бер дошманның җанын өзсәче. Салават Юлаев.