Уфада республика матурлык конкурсының финалы узды.
“Татар кызы-2018” бәйгесе Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсенең бизәгенә әверелде. Конкурсның нәтиҗәсе булып, “Татар кызы-2018” бәйгесе җиңүчесе билгеләнде. Ул – Балтач районы кызы Чулпан Кашанова.
– Әйтеп бетергесез хисләр кичерәм, ерак районнан килеп, шундый бәйгедә җиңеп чыгуыма чиксез шатмын. Киләчәктә минем Казан шәһәренә укырга кереп, профессиональ биюче буласым килә, – ди “Татар кызы” республика бәйгесенең Гран-при иясе, шулай ук “Зифа буй” һәм “Тамашачы сөюе” номинацияләрендә җиңүче Чулпан Кашанова.
Жюрины Башкортстанның һәм Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Идрис Газиев җитәкләде.
– Чыннан да, җиңүчене сайлау авыр булмады. Беренчедән, баллары югары, башка катнашучылардан аерылып тора иде. Аңа гадәти булмаган матурлык хас. Чын “Татар кызы”, – диде Идрис Мөдәрис улы.
Шулай ук, жюри составында Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте Советы рәисе Римма Үтәшева, Уфа “Нур” татар дәүләт театры директоры Илдар Хаҗиев, “Берлек” иҗтимагый- мәгърифәтчелек оешмасы җитәкчесе Нәфисә Акчурина, “Хәзинә Тур” туристик фирма директоры Комил Сираҗетдинов һәм башкалар булды.
Бәйгедә барлыгы 12 кыз көч сынашты. Алар Башкортстанның төрле район-шәһәрләреннән килгән.
– Ике ел мин бу бәйгенең финал өлешен карарга йөрдем һәм үземдә дә катнашу теләге туды. Яңа дуслар таптым һәм “Татар кызы”нда катнашуыма шатмын, – ди “Ана телен саклаучы” һәм “Нәфис сүз” номинацияләрендә җиңүче Стәрлебаш районы кызы Алсу Ишбулдина.
Быелгы бәйге “Гаилә елы”на багышланды. Кызлар төрле конкурс-блокларда камил рәвештә татар телен, гореф-гадәтләрне белү, үзләрен сәхнәдә тоту дәрәҗәсен тәкъдим итте. Шулай ук, визитка, туй, мөселман һәм Европа киемнәрендә дефиле, җыр һәм бию осталыкларын күрсәтте. Халкыбызның дәрәҗәле хатын-кызлары – үзләренең кумирлары турында сөйләде.
Барлык катнашучы кызлар да төрле номинациядә җиңү яулады һәм бүләкләнде. Матбугат вәкилләре тарафыннан да махсус “Кызыл таң” призы, “Өмет”, “Диләфрүз” бүләкләре тапшырылды. Шулай ук спонсорларга Русия Дәүләт думасы комитетының һәм Татарларның федераль автономиясенең Рәхмәт хатларын “Кызыл таң” нәшрияты директоры-баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов тапшырды.
Бүген “Татар кызы” бәйгесе күркәм юбилеен билгели: Башкортстанда ул 15нче тапкыр үткәрелде һәм инде 5 ел “Татар кызы” исеме астында уза. Әмма эчтәлеге, салынган мәгънәви нигезе саклана. 2013 елдан аны “Берлек” иҗтимагый-мәгърифәтчелек оешмасы үз канаты астына алды.
– “Татар кызы” ул бәйге генә түгел. Ул безнең әниләребезнең, әбиләребезнең, апаларыбызның, сеңелләребезнең күңел матурлыгына, сабырлыгына, рухи көченә мәдхия”, – диде “Татар кызы” бәйгесенең җитәкчесе Нәфисә Акчурина.
Бәйгенең гран-при иясе Чулпан Кашанова октябрьдә узачак “Татар кызы” Бөтенрусия бәйгесенә Татарстанга республикабыз данын якларга юлланачак. Аңа уңышлар телик!
Энҗе Ибраһимова