Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Су аз булса да, уяулык кимеми

Яз озак көттереп килсә дә, табигать үзенекен итә. Көннәр җылынып кар эри башладымы — тиздән елгаларда боз китүен көт. Ташкын барышына әзерлек үз биеклегендәме? Хәвеф-хәтәр була калса, ничек эш итәргә? Бу сораулар ел да борчу тудыра.

Дүртөйле районында әзерлек күптән башланды, ташкынга каршы чаралар күрү буенча оператив комиссия төзелде. Махсус комиссия авыл биләмәләрен йөреп чыгып, әзерлек эшләре белән танышкан. “Рейдлар ташу, су басулар куркынычы килеп туса, хәвефсезлек чараларын куллану ничек планлаштырылган?” дигән күзлектән чыгып оештырыла. Район биләмәләре буйлап зур елгалардан Агыйдел һәм Күәш, Сарьязы, Базы кебек кече елгалар ага. Кинәт җылытып җибәрсә, аларда су биеклеге кискен арту куркынычы бар. Һәр авыл биләмәсендә елга буйларын күзәтү астына алынды. Ташкын вакытында аерым авыл хуҗалыгы файдалануындагы җирләрнең су астында калуы ихтимал. Авылларга мондый куркыныч турыдан-туры янамый. Ә инде су күтәрелсә нишләргә, беренче чиратта кайда хәбәр итәргә кирәклеге турында авыл халкы белән очрашып, аңлату эшләре алып барыла”, – ди рейдларга нәтиҗә ясап Башкортстан Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының Нефтекама территориаль комитетының баш белгече Радим Вәлиев.

Шулай ук ясалма гидротехник корылмалар да игътибар үзәгендә. Төрле зурлыктагы кырыкка якын ясалма сулыклар авыл биләмәләре карамагында. Мәскәү, Иске Яндыз, Аргамак, Иске Солтанбәк авыллары янында урнашкан зур буаларның сулары җибәрелеп, махсус механизмнары тикшерелгән. Хезмәтләндерүче җаваплы кешеләр беркетелгән. Боз катламы урыны белән 50 сантиметрга җитә, шулай булса да, сак булу кирәк, ди белгечләр. Мәгълүматлар буенча, суның биеклеге дә узган елга караганда күпкә азрак көтелә. Ләкин ташуга берничә фактор йогынты ясавын истә тоту мөһим. Болар – боз калынлыгы, кар катламы, туфракның туң булуы һәм явым-төшем. Алар бергә язгы көн торышын тиз арада кискенләштерүе ихтимал.

Су күтәрелеше үзгәрә калса, тиз арада халыкны эвакуацияләү урыннары билгеләнгән, азык запасы булдыру планлаштырылган. “Туры элемтә телефоннары турыдан - туры бердәм диспетчер хезмәтенә яки бу вакытта эшләүче штабка тоташтырылган”, ди 124нче янгын сүндерү часте җитәкчесе Руслан Мусин. – Диспетчерлар үз эшләрен белә, тиз арада тиешле чаралар күреләчәк”. Транспорт, ашыгыч медицина ярдәме, тиешле кирәк-яраклар белән тәэмин итүчеләр дә әзерлек сызыгында тора.

Бу чараларда мәктәп, балалар бакчалары да катнаша. 6нчы гимназия директоры Гөлшат Хөсәенова саклану чаралары аерда мөһим дип исәпли. “Балаларга дөрес аңлатма бирүне тиешле дип саныйбыз, укытучылар, тәрбиячеләр балалар белән күнекмәләрдә үз-үзеңне тоту, сулыкларга якын бармау, биек кар өемнәре янында уеннар оештырмау, гомумән, куркыныч урыннардан ерак тору турында әңгәмәләр оештыралар”.

“Язгы боз ястык кадәрле булса да, ышанычлы түгел” , – дип халык белми әйтмәгәндер. Бу хакыйкатьне истә тоту да бәла-казалардан коткару чарасы.

Зөлфия Закарина.

Дүртөйле шәһәре.