Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Иң оста педагог — Башкортстанда!

Казанда үткән “Туган тел” Бөтенрусия конкурсында Илмера Ахунова җиңү яулады.

Республиканың туган тел укытучылары Татарстанда уздырылган нинди генә бәйгеләрдә катнашсалар да, ел саен матур күрсәткечләргә ирешеп, зур җиңүләр яулап кайталар. Узган елда “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” республика бәйгесендә беренчелекне яулаган Илмера Ахунова шушы көннәрдә Казанда үткән “Туган тел” Бөтенрусия осталык дәресләре конкурсында җиңүгә иреште.

Илеш районының Базытамак мәктәбе укытучысы Илмера Ахунова — республикадагы тәҗрибәле, абруйлы педагогларның берсе. Барлык җаны белән укытучылык эшенә бирелгән мөгаллимәнең тырыш хезмәте “Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы” билгесе, Русия Президентының 200 мең сумлык гранты белән бәяләнгән. Сәләтле укытучы иҗади мөмкинлекләрен, тәҗрибәсен үзе укыткан мәктәптә генә түгел, республика һәм чит төбәктәге коллегалары белән дә даими уртаклаша. Илмера Галиәкрам кызы Казанда узган бәйгедә дә югары һөнәри осталык күрсәтеп, Русиянең төрле төбәкләреннән килгән 12 педагог арасында беренчелекне яулады.

— Бәйгегә төрле төбәкләрдән иң көчле татар теле һәм әдәбияты укытучылары килгән иде. Аеруча Төмән, Ырынбур педагоглары югары осталык күрсәтте. Милли киемнәрдә дәресләр үткәрүебез бәйгегә бәйрәм рухы бирде, халкыбыз өчен горурлык хисләре тудырды. Конкурсантларның ихтирамлы булуы, ярдәмчеллеге, бер-берсе өчен җан атып торулары күңелне тагын да үстереп җибәрде. Башка төбәкләрдә дә ана теле укытучыларының милли җанлы булуы, телне саклау өчен көрәшүе соклану уятты, — ди Илмера Галиәкрам кызы.

Туган тел укытучыларының Бөтенрусия конкурсында Красноярск краеннан, Мордва, Удмурт республикаларыннан, Самара, Әстерхан, Төмән, Омск, Ульяновск, Пенза, Свердловск, Ырынбур өлкәләреннән — 12, һәм Татарстаннан 36 ана теле укытучысы катнашты.

Әлеге конкурсның максаты — туган тел укытучыларының абруен күтәрү, һөнәри осталык һәм педагогик тәҗрибә уртаклашу, шулай ук, ана телен үстерүгә ярдәм итү һәм аны саклау өчен шартлар тудыру.

Әлеге мәртәбәле бәйгедә Башкортстан укытучысының зур җиңүгә ирешүе бөтен республика өчен сөенечле вакыйга. Бүген мәктәпләрдә ана телен укытырга алынган яшь буын укытучылар кыю, җитез, иҗади карашлы, укучыларын үз артыннан ияртә алучы Илмера Ахунова кебек педагоглардан үрнәк алырга тиеш тә инде!

Зөлфия Фәтхетдинова.