Аның нәтиҗәләре иртәгә, 5 апрельдә билгеле булачак.
«Голос. Дети» проектында катнашучы Башкортстан кызы Назгөл Отузова Мәскәүдә "Детское Евровидение" конкурсының сайлап алу турында катнашты. Ул республикадан берүзе көчен сынап карады. Аның икенче турга үтү-үтмәве 5 апрельдә гала-концертта билгеле булачак. Ә 6 апрельдә 21.30 сәгатьтә Назгөлнең Баста командасында "Голос. Дети" проектындагы язмышы хәл ителәчәк. Уңышлар сиңа, Назгөл!