5 яшьләр тирәсендәге аю берничә тапкыр Трансильваниядәге Сусени авылы халкын талап чыгып киткән.
Урындагы халык әйтүенчә, ул, төнлә аш-су бүлмәсенә кереп, шикәр, шәм һәм май ашарга гадәтләнгән. Чираттагы бер төнне “кунак” хуҗаларның спиртлы эчемлеген такан. Биредә аны мүк җиләге һәм спирттан эшлиләр. Аю эчемлекне эчеп, җиләкләрне ашап чыгып киткән һәм янәшәдәге чыршы төбенә ятып йоклаган. Мондый "эш"ләре өчен Румыния аучылары аны атарга ризалык алган.