Соңгы исәп алу мәгълүматлары буенча, февральдә Бөек Британия башкаласында пычак белән чәнечүдән 15 кеше һәлак булган.
Шуларның 9ы - 30 яшькә кадәр булган яшьләр. Соңгы өч елда Лондонда мондый җинаять эшләре, 90нчы еллар белән чагыштырганда, 40 процентка арткан.
Нью-Йоркта бу айда шул ук алым белән 14 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Мартта бу шәһәрдә 22 кеше чәнечеп үтерелгән.