Шушы көннәрдә Русия Дәүләт думасына “ашыгыч ярдәм” килеп җиткәнче педагогларны балаларга беренче медицина ярдәме күрсәтергә мәҗбүр итүче закон проекты кертелгән.
Чөнки илдә физкультура дәресләрендә укучыларның сәламәтлеге ашыгыч медицина ярдәме таләп ителерлек кинәт начараюы очраклары арта. Моннан тыш, закон проекты балаларны физкультура дәресләренә кертүнең аерым тәртибен күздә тота.