АКШ хакимияте “Скрипаль эше” уңаеннан Русиягә карата кулланылачак чаралар турында игълан итте: Вашингтон белән Нью-Йорктан 60 дипломат кайтарып җибәреләчәк.
Америка Сиэтлдагы Русия консуллыгын ябарга җыена. Германия, Франция һәм башка илләр дә Русия дипломатия вәкилләрен илләренә кайтарып җибәрергә карар итүен белдергән.