Мари Элда Йошкар-Оланың бер сәүдә үзәгендә гадәти булмаган хәл күзәтелгән. Бер ир-ат, сатучыларның игътибарын читкә юнәлтеп, бер тиен дә түләмичә, өстенә сигез яңа куртка киеп чыгып киткән.
Аларның гомум бәясе 108 мең сум тәшкил иткән.
55-60 яшьлек ир кибеткә үзенә бик зур үлчәмдә булган озын куртка киеп килгән. Сатып алучылардан стеллажның иң өстәге киштәләреннән джемпер алып бирүен сораган. Ул арада берәр куртканы алып, аны тиз генә өстенә киеп куйган. Алар өстеннән үз курткасын киеп чыгып киткән.
Полиция хезмәткәрләре аны әле дә эзли, ди.