Русия җырчысы Эмин Агаларов һәм аның дуслары Кемеровода зыян күрүчеләргә ярдәм йөзеннән 15 миллион сум акча биргән.
Ул “Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу үзәгендә булган хәл беркемне дә битараф калдыра алмый, дип билгеләп үткән.
“Үземнең биш шәһәрдәге чыгышымнан шәхси гонорарны Мөслим Магомаев фондына юллыйм, ул аны Кызыл Хачның Кемерово бүлегенә зыян күргән гаиләләргә шәхси ярдәм программаларына җибәрә”, – дип язган җырчы.
Аның игелекле гамәленә дуслары да кушылган. Шулай итеп 15 миллион сум акча җыелган.
Агаларов иҗатын яратучылар, аның бу гамәлен хуплап, рәхмәт белдергән.
“Сезгә карап, хөрмәт, намус, бурыч төшенчәләренең буш сүз түгеллеген аңлыйсың. Булдыргансың. Синең алда баш иябез. Үзегезгә дә сәламәтлек телибез”, – диелгән рәхмәт сүзләрендә.