Быел яз соңлап килә. Гадәттә, мәктәп укучылары язгы каникуллар чорында урамнан аккан гөрләвекләрдә кәгазь көймәләр йөздереп уйный иде.
Ә быел чаңгы шумалы. Шул ук вакытта, кайбер илләрдә яз, гадәттәгечә, җылы килгән.
Әйтик, Кытайның Ухань шәһәре Дунсиху районының Хубэй провинциясендәге паркта 1,5 миллион тюльпан чәчәк аткан. Паркка килүчеләр аларга сокланып туя алмый, ди. Чәчәкләр Кытай милли бизәкләре, илбашлары, мифология геройлары сурәтләре рәвешендә утыртылган.