Шаранда үткән агрономик конференциядә моңа аерым басым ясалды.
Шаран районында республиканың көньяк урман-дала зонасына караган районнарында язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләренә багышланган агрономик конференция үтте. Анда (Авыргазы, Бакалы, Гафури, Дүртөйле, Ишембай, Илеш, Кырмыскалы, Кушнаренко, Уфа, Чакмагыш районнары) авыл хуҗалыгы идарәсе начальниклары, хуҗалыклар җитәкчеләре, белгечләр, галимнәр катнашты.
Чараның пленар өлешендә җыелучылар алдында республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов чыгыш ясады. Ул язгы кыр эшләренә әзерлек, хуҗалыклар алдында торган көнүзәк мәсьәләләр турында сөйләде. Авыл эшчәннәре өчен бурычларның һәммәсенең мөһимлеген ассызыклап, министр үзенең чыгышында авыл хуҗалыгы җитештерүен табышлы итү өчен кооперация төзү кирәклегенә аерым басым ясады. Билгеле булуынча, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов авылга дәүләт ярдәме күрсәтү юнәлешләренең берсе — авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү, дигән иде. Бу юнәл