Былтыр суд приставлары русиялеләрнең өметсез дип исәпләнгән 2,2 триллион сум бурычын сызып ташлаган.
Аларның түләр акчасы булмаган. Шуңа күрә 16,9 миллион башкару кәгазе ябылган. Сызып ташлауларның артуы халыкның күпләп кредит алуы һәм керемнәре кимү белән аңлатыла. Русиялеләрнең 50 процентының түләнеп бетмәгән кредиты бар.