Төркиядә ирләрнең – 40, хатын-кызларның 13 проценты тәмәке тарта.
Соңгылары моның сәбәбен патриархаль җәмгыятьтә бәйсезлеген күрсәтү теләге белән аңлата. Яман гадәтне алар теге яки бу авыр тормыш хәлендә киеренкелекне бетерү өчен дә үз итә икән.
Шул ук вакытта белгечләр тәмәке көйрәтүнең сәламәтлеккә зыянын билгели. Ирекле булу теләгеннән соң авыр бәйлелек туа. Кайберәүләр Төркия властьларыннан тартуны чикләү буенча махсус законнар кабул итүне таләп итә.