Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Яз салкын булмаячак

Синоптиклар Башкортстанда яз һәм җәй айларының ничек булачагы турында белдерде.

Апрельдә уртача һава температурасы 3-5 градус җылы булачак, әмма яңгырлар, башка елның шул ае белән чагыштырганда, ешрак яумакчы.

Майда уртача һава температурасы 10-15 градуска кадәр җылыначак.

Җәй дә безнең төбәктәге гадәти температурадан салкын булмаячак. Июльдә республиканың төньяк районнарында эсселек көтелә.