Кемерово шәһәрендәге “Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу комплексында янгында кешеләр һәлак булу уңаеннан Русия Президенты Владимир Путин 28 мартта илдә матәм көне игълан итү турында указга кул куйды.
Башкортстанда театр һәм концерт залларында күңел ачу чаралары туктатылды һәм андый чаралар башка көннәргә күчерелде.