Хорватиядә үткән матч вакытында туп футболчы Бруно Бобанның күкрәгенә килеп бәрелә.
Бу бәрелү спортчы өчен фаҗига белән тәмамлана. Тәүдә аңа клубның табибы ярдәм күрсәтә, соңрак “Ашыгыч ярдәм” чакыртыла. Кызганычка каршы, алар да 25 яшьлек егетне коткара алмый.