Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Җеп очы табылмады...

Июнь аенда “Кызыл таң”га “Ватаным Татарстан” гәзите редакциясеннән хат килеп төште. 

“Хөрмәтле коллегалар! Әлеге хатка ачыклык кертү һәм Габделхак Бакый улы Бакиевның язмышын ачыклау ниятеннән без “Кызыл таң”да эшләүче хезмәттәшләре-безгә, мөрәҗәгать итәбез, бәлки, әлеге хатка сез ачыклык кертә алырсыз”, — диелгән анда. Һәм түбәндәге хат китерелә.
“Минем әтием Габделхак Бакый улы Бакиевның (1893 елгы) язмышы бигрәкләр дә аянычлы. Аны элекке Калинин (хәзерге Актаныш) районы Түбән Яхшый авылыннан сугышка алалар. 1945 елның мартында фронттан кайтканда өйгә 40 чакрым кала Баш-кортстанның Краснокама районы Яньегет авылында вафат була. Николо-Березовка авылындагы дәваханәдә ярып тикшереп, шул ук авылда күмәләр. Әмма бу хакта без үз вакытында килеп ирешкән мәгълүматлар аша гына беләбез. Рәсми документларыбыз юк. Зин-һар, ярдәм итегез. Безгә, гади кешегә, бу эшне башкарып чыгу мөмкин түгел. Кая гына мөрәҗә-гать итсәм дә, бик күп еллар буе бер уңай җавап та алганым юк. “Хәтер китабы”нда да, беркайда да мәгълүмат юк, дип җавап язалар. Кыскасы, кеше булган, дүрт ел буе Ватанын яклап көрәшкән, ә ул юк. Югыйсә, Краснокама районы милиция бүлегендә, прокуратурада бу мәгълүматлар теркәл-гән булырга тиеш бит инде. Шул еллар архивында бардыр. Аңла-мыйм, ник аны яшерәләр. Әткәйне сугышка башка кеше урынына алганнар дигән сүзләр йөргән иде элек тә, хәзер дә. Ышанмас җиреңнән ышана башларсың. Бу сүзләр дә дөреслеккә охшаган. Актаныш районы хәрби комиссары Усманов та, архив юк ителгән, дигән белешмә бирә бит. Ни өчен икән дигән сорау туа. Социаль тәэминат бүлегенең архивында бар, ә хәрби комиссариатта юк. Бәлки алга таба монысы да югалыр. Сездән бик тә үтенеп сорыйм. Әткәйнең язмышын ачыклауда ярдәм итсәгез иде.
Наил Бакиев. Чаллы”.
“Кызыл таң” гәзитендә хәтсез еллар “Өзелгән гомерләр эзеннән” рубрикасы алып барыла. Шуңа да мондый хатлар белән тәү тапкыр очрашуыбыз түгел. Колле-галарыбызның үтенече буенча тиз арада Габделхак Бакиевның эзләре калырдай хезмәтләргә мөрәҗәгать иттек. Районның хәрби комиссариаты хәзер Нефтекама шәһәре-неке белән берләштерелде. Беренче юлыбыз шунда булды.
— Кызганычка каршы, бездә андый мәгълүмат юк. Чөнки ул сугышка бездән алынмаган. Частен-нән демобилизацияләнгән вакытта ул хәрби исәптә торган урынга “фәлән-фәлән кеше кайтырга, яшәгән урынында исәпкә басарга тиеш” дигән хәбәр җибәрелә. Краснокама районында Бакиев үтеп барышлый гына булгач, хәрби комиссариатта аның турында бернинди мәгълүмат та юк, — дип аңлатты безгә начальник ярдәмчесе Наталья Иванова һәм авыл Советына мөрәҗәгать итеп карарга киңәш бирде. Авылларда электән үк туучылар һәм үлүчеләр турында китаплар алып барылган, бәлки, шуннан табарсыз, диде ул. Әмма Иске Янъегет авыл Советында андый китаплар юк икән. Кыскасы, авыл Советында да безгә Габделхак Бакиев турында хәбәр бирүче булмады.
Хатта Бакиевны Николо-Березовка дәваханәсендә ярулары, тикшерүләре турында хәбәр ителә. Шуңа күрә дәваханәнең баш табибы Фидаил Әхияров белән очраштык, әмма сөйләшү нәтиҗә бир-мәде. “Авыруларның тарихлары юкка чыгарыла. Безнең архив озак сакланмый, аерым очракларда гына 30 ел сакланырга мөмкин”, — диде ул. Ә 1945 елдан күпме вакыт узган.
Наил Бакиевның хатындагы “Әткәйне Николо-Березовка авылындагы дәваханәдә ярып тикшереп, шул ук авылда күмәләр” дигән юлларын исәпкә алып, бәлки, солдат чыннан да монда күмелгәндер, дип, районның ЗАГС бүлегенә мөрәҗәгать иттек. Андагы архив та кырыгынчы-илленче елларның мәгълүматларын сакламый икән. Шунлыктан, ЗАГС бүлеге мөдире Альмира Бәхтиева белән киңәш-ләшеп, Бакиевның эзләрен юллап, Башкортстан Гражданнар актын теркәү идарәсенең архив-мәгъ-лүмат бүлегенә сорау җибәрдек. Бер айдан “1943-48 еллар архивында Краснокама районы буенча Бакиев Габделхак Бакый улының үлеме теркәлмәгән” дигән хат алдык.
Эзләгән кешебез турында нинди дә булса мәгълүмат табу өмете белән районның өлкән яшьтәге кешеләренә дә мөрәҗәгать итеп карадык, әмма мондый очракны хәтерләүче булмады. Дөресрәге, Иске Янъегеттә дә, Яңа Янъегеттә дә ул чор кешеләренең күбесе инде бакыйлыкка күчкән, сугыштан кайтып барышлый сырхаулап, бе-рәрсендә тукталган солдатны хәтерләүче юк. Район үзәге Николо-Березовкада исә җитмеш ел элек булган хәлнең шаһитларын табу бөтенләй дә мөмкин түгел булып чыкты.
— Сугыш вакытында төрле хәлләр булды, әмма андый очрак истә калмаган. Мин 1943 елдан бирле комбайнчы ярдәмчесе, комбайнчы булып эшләдем, шунлыктан башка чит авылларга да китеп эшләргә туры килде. Әмма авылдагы хәлләрдән хәбәрдар идем. Чит-ят кешене күмгәнне дә хәтер-ләмим шул, — ди Иске Янъегет авылында 1929 елда туган, гомер буе туган җирендә яшәгән Барый Гаффан улы Гомәров.
Хәзер интернетта да Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләрне эзләү буенча сайтлар бик күп. Аларның да берничәсенә кереп, үзебезне кызыксындырган исем-фамилияне язып карадык, әмма интернет “Базада андый кеше турында мәгълүмат юк” дип җавап-лады (тикшерү өчен башка кеше-ләрнең дә фамилияләрен язып карадык, кайберсе турында мәгълү-мат чыкты). Менә шулай, кызганычка каршы, Бөек Ватан сугышында катнашкан яугир Габделхак Бакиев турында бернинди дә мәгълүмат таба алмадык. Әгәр дә Наил Бакиев әтиләренең Краснокама җирендә үлеп калганлыгы турындагы хәбәрне аларга кем җит-керүен хәтерләсә һәм безгә хәбәр итсә, җепнең очына чыгуга ниндидер өмет барлыкка килер иде. Без ул кешенең балаларын эзләп карар идек, кем белә, бәлки, исән чагында ул бу турыда аларга сөйләгән булгандыр. Ә әлегә Бакиевның эзлә-ре, кызганычка каршы, тарихта югалган килеш калды. Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулганда да каберсез солдатлар булуы аяныч. Без исә Яр Чаллыда яшәүче хөрмәтле Наил әфәндегә ярдәм итә алмавыбызга көенеп, аңа сәламәтлек теләп калабыз.

Гөлнара Гыйлемханова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Краснокама районы.

31.07.2014 - Өзелгән гомерләр эзеннән