Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Балалар һәм үсмерләр китабы атналыгы бара

Нефтекамада 22 мартта Балалар һәм үсмерләр китабы атналыгы башланды.

Аның чикләрендә үзәкләштерелгән китапханә системасында бик күп чаралар каралган. Нәниләрне һәм үсмерләрне әкият геройлары белән очрашулар, фикер алышулар, әдәби-музыкаль чаралар, төрле шоулар, квестлар, осталык дәресләре, викториналар, ярышлар көтә. Шулай ук, атналык барышында балалар шагыйре С. Войтюк һәм яшь язучы А. Баймөхәммәтов белән очрашу тәгаенләнгән.