Тәтешле районының Шулган авылы мәдәният йортында 23 мартта "Гәрә моңнары" дигән җыр һәм бию бәйгесе үтте.
Анда 18 яшьтән 30 яшькә кадәр һәм 31 яшьтән өлкәнрәкләр сәләтләрен сынады. Шулай ук, бәйгедә гаилә дуэтлары һәм ансамбльләре катнашты.