Нефтекама шәһәрендә эшләп килүче "Без" татар халык театры шушы көннәрдә 50 еллык юбилеен билгеләде.
Театр озак еллар нефтекамалыларны төрле спектакльләр белән шатландырып тора. Аны озак еллар Марс Нуртдинов җитәкләде. Бүген театр белән Эльмира Әлетдинова җитәкчелек итә. Матур юбилеен билгеләгән "Без" театрына уңышлар телибез! Милләттәшләребезне алдагы елларда да шатландырып торыгыз!