Авыл хуҗалыгы элек-электән республика икътисадында мөһим урын били.
Русиядә Гражданнар сугышы бигрәк тә авыл хуҗалыгында, крестьяннар тормышында авыр эз калдыра. Ачлык-ялангачлык, атлар һәм авыл хуҗалыгы корылмалары җитешмәү хәлсезләнгән авыллардагы яшәешне тагын да катлауландыра. Шундый катлаулы чорда Башкортстан Автономияле Республикасы төзелү илебезнең куәтен көчәйтүдә зур адым була, СССРның алга киткән аграр төбәкләренең берсенә әверелә. Башкортстанның 100 еллыгын билгеләгәндә, әлбәттә, республика авыл хуҗалыгы үсешен тоташ икътисад казанышларыннан аерып карап булмый.
Егерменче еллар башында Башкортстанның авыл хуҗалыгы гаять катлаулы була. Республиканың шул чорында, мәсәлән, чәчүлек мәйданнары, 1913 ел белән чагыштырганда, 36,5 процентка, ә маллар саны ике тапкыр кими. Мондый хәл, беренче чиратта, урындагы халыкны туклану продуктлары белән тәэмин итүдә зур проблема тудыра. Киеренке хәлнең килеп тууы шуңа да бәйле: Башкортстан Гражданнар сугышы һәм хәрби интервенция тарафыннан шактый зыян күргән төбәкләр исәбендә була. Халкының 90 проценты авылда яшәгән республиканың 1919 елдан башлап ачлыкка дучар булуы да мәгълүм.
БАССРда крестьяннарның социаль составы 1920 елларда түбәндәгечә була: 60 процентын урта хәллеләр тәшкил итә, 36-37 процентын – ярлылар һәм ялланып эшләүчеләр, 3-4 процентын кулаклар. Шундый шартларда халык массалары авылда зур үзгәрешләр таләп итеп, күтәрелә башлый.
1921 елның мартында Русия коммунистларының чираттагы Х съезды “хәрби коммунизм”нан яңа икътисади сәясәткә күчү турында карар кабул итә. СССР тарихында ул НЭП дип йөртелә. Товар җитештерүчеләрнең мөмкинлекләрен, хокукларын арттыруны күз уңында тоткан яңа сәясәтне Башкортстанда хуплап каршы алалар. 1921 елның язында инде республикадагы чәчүлекләр аннан алдагы 7-8 ел элек булган күләмнең 85,5 процентына җитә. Кызганычка каршы, 1921 елда моңарчы күрелмәгән корылык килә һәм республикада нибары 5,9 миллион пот ашлык җыеп алына. Бу — алдагы еллардагыдан 12 тапкыр кимрәк дигән сүз.
БАССР оештырылганнан соң, авыл хуҗалыгындагы беренче уңыш 1922-23 хуҗалык елында гына күренә. Тулай ашлык җыемы 36 миллион потка җитә, ә 1928 елда күрсәткеч 120,8 миллион потка күтәрелә.
Аграр сәясәттә яңа үзгәрешләр кертелә. Башкортстанда 1923 елда “Башсельхозкредит” оештырыла. Шундый ярдәм нәтиҗәсендә 1925 елның октябренә республикада авыл хуҗалыгы кооперативлары саны 257 берәмлеккә җитә. Кооперативлар арасында кредит берләшмәләре өстенлек ала. Әйтергә кирәк, яңа төр хуҗалык итү алымнары ялгыз крестьян (единоличник) хуҗалыкларында хезмәт җитештерүчән-леген күтәрергә зур этәргеч бирә. Мондый үсешкә крестьяннарның күпләп авыл хуҗалыгы машинасы, җир эшкәртү корылмаларын сатып алуы булышлык итә. 1925 елда, мәсәлән, республикада алынган шундый техниканың 7,4 проценты — дәүләт органнарына, 29,7 проценты — кооперативларга һәм 62, 9 проценты шәхси
секторга туры килгән. Авыл ихаталарында терлек саны арта башлый.
1925 елда кулакларга авыл хуҗалыгы салымы күтәрелә. Күп кенә төр продукция бәяләренә дәүләт көйләве кертелә. Хәлле крестьяннар ашлыкны экспортка күбрәк сату ягында була. Бу аларга чит илдән яңа техника-җиһаз сатып алу мөмкинлеге бирә. СССРда 1920 еллар ахырында авыл хуҗалыгын коллективлаштыру сәясәте башлана. Башкортстанда бу реформа 1929 елның көзендә игълан ителә. Чара октябрь аена ук хуҗалыкларның 8,6 процентын чолгап ала, шуның 81 проценты ярлылар һәм батрак гаиләләре була. ВКП (б) Үзәк Комитеты карарына ярашлы, Башкортстанда коллективлаштыру эшен 1932 елның гыйнварына тәмамлау бурычы куела. Күмәк хуҗалыкларга берләшү ирекле дип игълан ителгән булса да, власть органнары бу эшне мәҗбүри чаралар белән ашыктыра. Крестьяннарны законсыз кулга алу, куркыту алымнары белән 1930 елның мартына республикада күпчелек авыл ихаталары колхозларга берләшә. Бер үк вакытта хәлле крестьяннарга салымнар түләү күләме арттырыла. 1931 елда, мәсәлән, ялгыз крестьян салымны колхозчыга караганда — 10, ә “кулак”лар 100 мәртәбә күбрәк түләгән. Тарихи чагыштырулар игътибарга лаек. Республикада колхозлар саны 1940 елда — 3982, 1950 елда — 2164, 1960 елда — 721, 1980 елда — 620 һәм 1990 елда, СССР таркалганда 700 берәмлек иде. Ә колхозчылар саны 1950 елда 520 мең булса, 1990 елда 225,8 мең тәшкил итте. Сыер маллары 1940 елда — 316 мең баш, 1990 елларда 1 миллион 142 мең баш булган.
Бөек Ватан сугышы елларында колхозлар армияне һәм халыкны азык-төлек, атлар белән тәэмин итүдә мөһим роль уйнады.
1941 елның июленнән 1944 елның 1 июненә кадәр Башкортстан фронтка 72,5 меңгә якын ат, 4878 йөк һәм 181 җиңел автомобиль, 743 трактор озаткан. 1941-45 елларда республика хуҗалыклары дәүләткә 160 миллион пот ашлык тапшыра.
1954 елда Башкортстанда чирәм җирләрне үзләштерә башлау кампаниясе илнең аграр сәхифәсендә тарихи эз калдырда. Ике ел дәвамында республикада 524 мең гектар чирәм һәм яткын җирләр үзләштерелә. Әлеге зур чараны тормышка ашыру өчен Башкортстанга 3,5 мең трактор, 2,5 мең чамасы комбайн һәм йөзләрчә йөк автомобиле бирелә. Нәкъ чирәм җирләрне үзләштерү елларында яңа хуҗалыклар — Әбҗәлил районында — “Урал”, Хәйбулла районында “Хәйбулла” совхозлары, Уральский, Комсомол, Подольск, Уфимский һәм Целинный поселоклары барлыкка килә.
КПСС Үзәк Комитетының сентябрь (1953 ел) пленумы һәм аннан соңгы ХХ һәм ХХII съездлар илнең авыл хуҗалыгындагы артта калуны туктату өчен тәгаен чаралар билгеләде. Совет Хөкүмә-тенең колхоз-совхозларга ярдәме артты. 1954-57 елларда Башкортстанга шул максатта 9 меңгә якын трактор, меңнәрчә комбайн һәм башка техника бирелә. Иң мөһи-ме — күмәк хуҗалыклар нәрсәне һәм күпме күләмдә җитештерүне үзләре хәл итү хокукына ия була. 1954-58 елларда Башкортстанның чирәм җирләре дәүләткә өстәмә рәвештә 30 миллион тонна ашлык озата.
Авыл хуҗалыгы үсеш юлына баса, матди база ныгый. 1966 ел башына, әйтик, республика хуҗалыкларында тракторлар саны 48 меңгә җитә. 1959-65 елларда терлекчелек тармагында тулай продукция җитештерү — 70 процентка, сыер маллары саны ике тапкырдан күбрәккә арта.
Колхозларның икътисады үсә. 1960 елда ук мәсәлән, колхозчыларның 54 проценты колхоз пенсиясе белән тәэмин ителә, башка социаль түләүләр алучылар саны арта. 1977 елда, ун ел дәвамында, колхозчыларның айлык уртача эш хакы 2-2,3 тапкыр арткан.
1980 еллар уртасы тарихта аграр тармакны “минеральләштерү” чоры булып калачак. VIII бишьеллык белән чагыштырганда ашлама куллану 6 тапкыр арта. Бу елларда колхозларда йортлар, социаль объектлар салу яңа баскычка күтәрелә.
1991 елларда яңа Русия тарихында авыл язмышы, күмәк хуҗалыклар хәле либераль реформалар корбанына әверелде. Әмма Башкортстан, илдә колхозларны мәҗбүри тарату сәясәте башлангач та, күмәк хуҗалык итү алымыннан баш тартмады һәм еллар дәвамында һәр аграр коллектив хуҗалык итүнең үзенә якын алымына күчте. Бүген дә авыл хуҗалыгы Башкортстанның тоташ икътисадында ышанычлы урын тота. Соңгы унъеллыкта аграр сәясәтнең төпле һәм яңа фәнни казанышларга нигезләнеп алып барылуы Башкортстанның ил күләмендә көчле аграр төбәк булуын күрсәтте. Һәм Башкортстанның бүгенге тарихында да авыл эшчәннәренең фидакарь хезмәте лаеклы урын алачагына ышаныч зур.