Илдар Ягафәров төшергән фильм "Байгал" дип атала һәм 11 апрельдә олы экранга чыга. Фильм Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча төшерелгән. Төп геройның исеме - Галимҗан. Ул авыл читендәге иске йортта ялгызы гына яшәп ята. Ә кайчандыр аның хатыны да, мөлкәте дә, киләчәккә хыяллары да була... Язмыш Галимҗан алдына янә бер сынау куя – улы үлемечле чиргә тарый, аның тырнакларыннан котылу өчен күп акча кирәк. Аны каян алырга?! Шунда фильмның янә бер сюжет линиясе башлана – Галимҗанга байгал балыгы ярдәмгә килә. Фильмда Русия актеры Владимир Вдовиченков катнаша, рольләрне Татарстанның сәнгать әһелләре башкара. Төп рольләрнең берсендә - “Татаркино” берләшмәсе җитәкчесе Миләүшә Айтуганова. Ул продюсерлар төркемен дә җитәкли.
